Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан делегатлары Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә юл алды

Бүген Татарстан делегатлары 14-22 октябрьдә Сочида узачак Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә китте. Фестивальдә Татарстаннан 200 кеше катнашачак. Татарстан делегациясе составында танылган кешеләр, “Прогульщики” һәм “Мураками” ансамбльләре, Россия студентлары туташы булып танылган Диләрә Ялалтынова, спортчылар, предприятиеләрдән эшче яшьләр дә бар. Делегатларны Сочига Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин якты теләкләр белән һәм уңышлар теләп озатты. Искәртеп үтик, Сочида Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале 14-22 октябрь көннәрендә уза. Анда 180 илдән 20 меңләп яшь кеше катнаша.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев