Татарстан бюджетында кайсы тармакка күпме акча каралган?

Бер баррель нефть – 40 доллар, Америка валютасының курсы – 65 сум, ә инфляция 4,9 процент дәрәҗәсендә. Бу – киләсе елга республика бюджеты төзелгәндә нигез итеп алынган күрсәткечләр. Чыгымнар янә керемнәргә караганда күбрәк булыр, дип фаразлана. Әлеге вәзгыять, билгеле, казнаны тулыландыру юлларын эзләргә этәрә. Әмма аерым депутатлар, чишелеш юлларын табам дип, шактый сәер тәкъдимнәр яңгырата. Мәсәлән, бюджеттагы “тишекләрне” уен бизнесын янә рөхсәт итү юлы белән “ямау” турында сүз чыкты. Ел ахыры якынлашкан саен, республикабызның төп финанс законы буенча фикер алышулар җанлана бара. Атна башында Хөкүмәт йортында финанс, казначылык һәм салым органнарының 2016 елның тугыз аенда Татарстан тупланма бюджетын үтәү нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Киләсе елларга планнар турында да сүз чыкмыйча калмады, билгеле. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов акча турында сөйләшкәндә йокымсырап утырырга ярамый, дип билгеләп узды Мәгълүм булганча, узган елда, икътисади тотрыксызлык аркасында, бюджет бары бер еллык итеп кенә кабул ителгән иде. Озагракка фаразлар ясарга батырчылык итмәделәр. Быел исә янә элеккеге эш тәртибенә кире кайтыла. Татарстан 2017 һәм планлы 2018-2019 елларга республика казнасының керем һәм чыгымнарын күзалларга алынды. Моннан чыгып, икътисади хәлнең тотрыклануы һәм дәвамлы планнар кору мөмкинлеге туу турында фикер йөртергә була. Кичә Татарстан Дәүләт Советында бюджет буенча парламент тыңлаулары узды. Аңа кадәр әлеге документның проекты профильле юнәлешләр буенча барлык парламент комитетлары утырышында каралган иде. Төп закон һәрбер депутат тарафыннан җентекләп өйрәнелә. Ни генә дисәң дә, бик әһәмиятле документ бит – аның 3215 биттән торуы гына да үзе күп нәрсә турында сөйли.  Профильле комитетлар, билгеле, үз тармакларын кайгырта. Кирәкле программаларның барысына да чыгымнар каралганмы, акчалар киметелмәгәнме – вакытында игътибар итмәсәң, авыз ачып калуың бар.


Киләсе елда республика бюджетының керемнәре 166,8 миллиард сум булыр, дип көтелә. Чыгымнар күләме исә – 174,4 миллиард сум. Дефицит 7,6 миллиард сум тәшкил итә. Әмма әлегә бюджет тулы күләмдә формалаштырылмаган. Федераль акчалар исәпкә алынмаган әле.


Татарстан Финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренчә, агымдагы һәм киләсе финанс елында бюджетны гамәлдә үтәү бик тә авыр булачак. Бу, билгеле, берәү өчен дә зур яңалык түгел. Вәзгыять соңгы берничә елда киеренке булып кала. 2017 елда бюджетны тулысынча үтәргә комачаулый торган фактор дип, министр дефицитны атый. Моннан тыш, керемгә салымның 1 процентын федерациль үзәккә алу, нефтяниклардан өстәмә салым җыю ниятләре дә оптимизм өстәми. Финанс министры билгеләвенчә, республика казнасының керем өлеше, нигездә, оешмаларның кеременә салынган салым, физик затлар кеременнән алынган салым һәм акцизлар хисабына тулылана. Республика тупланма бюджетының төп юнәлешләре социаль-икътисади фаразларга карап төзелә. Татарстан Икътисад министры Артем Здунов сүзләренчә,  алдагы өч елга планнар “макроикътисади фаразларның тотнаклы варианты нигезендә” төзелгән. – Россия икътисады заманча шартларга өлешчә җайлашты, Татарстанда төп макроикътисади күрсәткечләрнең позитив динамикасы күзәтелә, әмма геосәяси тотрыксызлык берничә ел дәвамында сакланачак, – дип аңлатып китте Артем Здунов. Быел гыйнвар-сентябрь айларында тулаем төбәк продуктының үсеш темплары 102,6 процент тәшкил иткән. Төп өлешне сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш тармагы кертә.

- Республикабызның социаль-икътисади фаразлары нефть барреле бәясенең уртача еллык күрсәткече 40 доллар дәрәҗәсеннән чыгып, доллар курсы быелгы 67 сумнан 2019 елга 64 сумга кадәр төшүен күздә тотып төзелгән. Әлеге сценарий шартларын безгә Россия Икътисади үсеш министрлыгы «төшерә» һәм бюджетны формалаштырганда без аларны кулланырга тиешбез, – дип билгеләде Артем Здунов. Инфляция дәрәҗәсенә килгәндә, аналитиклар аның берникадәр әкренәюен көтәләр: 2017 елда – 104,9 процент, 2018 елда — 104,4 процент, 2019 елда — 104,1 процент. Уртача хезмәт хакы киләсе елда 4,7 процентка артыр, дип көтелә. Бәяләр исә 4,9 процентка үсәчәк. Иктисадның реаль секторында эшләүчеләргә хезмәт хакы артуына артык ышанып тормаска киңәш ителә, бюджет тармагында индексация ведомстволар тарафыннан эшләнгән юл карталары нигезендә булыр, дип ниятләнә. Коммуналь хезмәтләр киләсе елның июленнән 6,1 процентка артачак. Күргәнебезчә, бу – каралган 4,9 процентлык инфляция күләменнән югарырак. Артем Здунов тарифларны хезмәт күрсәтүчеләр расларга тиеш булачак әле, дип тынычландырды. Бюджетның чыгым өлеше Стратегия – 2030да билгеләнгән бурычлардан чыгып төзелгән. Гадәттәгечә, Татарстан социаль юнәлешләргә зур игътибар бирә, шуңа да чыгымнарның күп өлеше социаль тармакларны финанслауны күздә тота. Киләсе елда республика бюджетының 55 проценты (тупланма бюджетның 70,1 проценты) социаль сәясәт, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, физик культура һәм спортка каралган. Аеруча торак-коммуналь хуҗалык һәм мәгариф тармакларына тотылачак акча күләме арттырылган. - Республикада төп-төгәл 30 социаль программа гамәлдә. Аларның барысы да 2017 ел бюджет проектына кертелгән. Программаларны киметү һәм күләмнәрен кисү күздә тотылмый. Әмма  бүген акчаларны сарыф итү генә түгел, аларның нәтиҗәлегенә дә ирешү кирәк. Шуңа да әлеге программаларның үтәлеше катгыйрак бәяләнәчәк, ˜˜– дип белдерде Парламент тыңлауларында катнашкан Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков.

Кайсы тармак күпме күләмдә акча алачак соң? Иң бәхетле юнәлешләрнең берсе – мәгариф. Аңа 50 миллиард сумнан артык акча юнәлтү күздә тотыла. Аннан соңгы ике елда да әлеге саннар арта гына барачак. Сәламәтлек саклау тармагы киләсе елда 17 миллиард сумнан күбрәк акча алачак. Бу, быелгы белән чагыштырганда, шактый ким.  Әмма Парламент тыңлауларында тынычландырдылар: әлеге юнәлешкә кимрәк акча тотылачак дигән сүз түгел. Бу федераль бюджет белән бәйле. Элек сәламәтлек саклау тармагында исәпкә алынган чыгымнар башка юнәлешләргә күчкән. Әйтик, 2017 елдан эшләмәүче кешеләргә мәҗбүри медицина иминиятен тәэмин итүгә каралган 12,9 миллиард сум хәзер “Социаль сәясәт” юнәлешендә чагылыш табачак. Социаль сәясәткә 33,6 миллиард сум бүлеп бирү ниятләнә. Торак-коммуналь хуҗалык тармагы быел 7,3 миллиард сум алса, киләсе елда бу юнәлешкә 12,8 миллиард сум тотарга уйлыйлар. Физик культура һәм спорт тармагына 3 миллиард 97 миллион сум планлаштырылган.

Массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә 1 миллиард 179 миллион сум юнәлтеләчәк.

Чыганак: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: