Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин бүген Татарстанның эре гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашу уздырды

Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түгәрәк өстәл кысаларында министр “Яңа гасыр” ТРК гендиректоры Илшат Әминов, “Эфир” ТК директорлар советы рәисе Андрей Григорьев, БДТРК филиалы “Татарстан” ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы гендиректоры Шамил Садыйков, “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталары баш мөхәррирләре Миңназыйм Сәфәров һәм Александр Латышев, шулай ук ТР буенча ЭЭМ карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Ирина Терентьева белән аралашты.

Очрашу барышында сүз Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының быелгы эшчәнлеге нәтиҗәләре, ведомствоның республика медиа блогы белән багланышларын ныгыту һәм хезмәттәшлекнең яңа формаларын эзләү турында барды.

Артем Хохорин сүзләренчә, министрлык эшчәнлегендә озак вакытлар дәвамында күп кенә юнәлешләрдә әйдәп баручылардан исәпләнә. “100 мең кешегә теркәлгән җинаятьләр саны” күрсәткече буенча Татарстан лидерларның берсе булып кала бирә. Шулай ук быел хокук сагындагылар оешкан җинаятьчелеккә каршы торуда әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешә алган. Җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр саны кими. Шул ук вакытта террорчылык һәм экстремистик юнәлешендәге җинаятьләрне ачу һәм булдырмый калу буенча зур эш башкарылган.

Очрашу азагында Артем Хохорин басым ясап әйткәнчә, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы конструктив аралашуга йөз тота һәм медиабергәлек тарафыннан тәкъдимнәргә һәрвакыт ачык.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев