Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан бренды чит илләрдә тагын да таныла төшә

Татарстан бренды чит илләрдә тагын да таныла төшә, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгатендә.

“Безнең күп кенә эре проектларыбызны тормышка ашырганда чит ил инвесторлары актив катнаша, Көнбатыш Европа, Кытай, Төркия, АКШ, Япония кебек илләр капиталы катнашында уртак предприятиеләр ачыла”, - дип искәртте ул.

“Россиянең тышкы сәяси юнәлеше кысаларында чит илләрдәге партнерлар белән багланышларны арттыру республиканың уңышлы үсеше нигезе булып тора. Россия Федерациясенең БДБ илләре, БРИКС, ШОС белән Евразия интеграцион процессларында Татарстанның катнашуы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән багланышлар, Татарстанда Россиянең Индонезия, Венгрия, Венесуэла, Куба, Словения кебек чит дәүләтләр белән хөкүмәтара комиссиясе утырышлары уздырылуы шуңа йөз тота”, - дип басым ясап әйтте Татарстан Президенты.

Татарстан лидеры шулай ук билгеләп үткәнчә, республика төбәктән читтә яшәүче ватандашлар белән элемтәләр кору һәм ныгыту юнәлешендә эшен дәвам иттерә. Бу мәсьәләдә уңышлар шактый югары, дип саный ул. “Илебез Президенты Владимир Владимирович Путин V Бөтендөнья Россия ватандашлары конгрессында аларга игътибар бирде”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Эшлекле элемтәләрне киңәйтү – республика куәтен чит илләрдә презентацияләү, Татарстанда KazanSummit кебек һәм башка зур күләмле халыкара форумнар уздыруны эченә алган күп составлы процесс, дип искәртте Татарстан лидеры. “Хөкүмәткә, Татарстанга инвестицияләрне турыдан-туры җәлеп итү һәм үзебезнең товар җитештерүчеләрне халыкара базарларга чыгаруда булышу максатында, республиканың сәүдә йортлары һәм вәкиллекләре эшчәнлекләре нәтиҗәлелеге күрсәткечләрен камилләштерергә кирәк”, - дип белдерде ул.

Татарстанның сәяси имиджын күтәрүдә һәм икътисади мәнфәгатьләрен алга таба этәрүдә Рөстәм Миңнеханов РФ ФҖ Дәүләт Думасында республикадан сайланган депутатларга зур өметләр баглый.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев