Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Бөтенроссия язылу декадасында тиражларны үстерү буенча беренчеләр рәтендә

Россия күләмендә октябрь аенда уздырылган вакытлы матбугатка язылу декадасына нәтиҗә ясалгач, тиражларның үсүе буенча алдынгылар рәтендә Татарстан һәм Башкортстан Республикалары, Краснодар крае, Воронеж өлкәсе, Чуашстан, Саратов, Ростов, Липецк, Белгород өлкәләре һәм Алтай крае булды, дип хәбәр итә "Россия почтасы" федераль дәүләт оешмасы матбугат хезмәте.

Бөтенроссия газета-журналларга язылу декадасында почта бүлекләрендә халык барлыгы 2,5 миллион данә вакытлы матбугатка язылган, бу - узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 10 процентка күбрәк, дип хисап тота “Россия почтасы”. Декада чорында федераль басмалар - гомумән санаганда, 1,3 миллион, район басмалары - 800 мең, республика, өлкә вакытлы матбугаты - 450 мең тираж җыйган.

Әйтергә кирәк, язылу декадасында ташламалар тәкъдим ителде. Мәсәлән, "Россия почтасы" каталогыннан язылганда федераль басмаларга - 10 процент, төбәк басмаларына 15 процент күләмендә ташлама бар иде (вакытлы матбугатка язылу үткәрүче башка агентлыкларда ташламалар 5-10 процентны тәшкил итте). Моннан тыш, Россия Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгының төбәк вакытлы матбугаты буенча эксперт советы карары белән быел 2350 (узган ел - 1940) вакытлы матбугатка 30 процетлы ташлама белән язылып булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев