Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстан – безнең милләт кешеләренең йөрәге урнашкан җир" - Үзбәкстан татарларының иҗтимагый-мәдәни агарту үзәге Аксакаллар шурасы рәисе

"Үзбәкстанга килгән һәрбер татар артисты - укытучы кебек. Ул безне җанландыра, рухландыра, шуның аркылы яшьләребез татар мәдәниятенә кызыга башлый. Килегез безгә!" - дип чакырды кичә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Үзбәкстан татарларының иҗтимагый-мәдәни агарту үзәге Аксакаллар шурасы рәисе Рим Габдулла улы Гыйниятуллин. Исегезгә төшерәбез: бу көннәрдә Татарстанда Үзбәкстан татарлары делегациясе сәфәр кыла. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чакыруы буенча килгән.

“Үзбәк халкы тормышында татарның үз урыны бар”

“Үзбәкстанда һәркем (татар, башкорт, рус) Владивостоктан Калининградка кадәр сузылган Россиягә үз ватанына кебек карый. Безнең Үзбәкстанда бер гыйбарәбез бар: "Без русча сөйләшәбез, татарча җырлыйбыз, үзбәкчә яшибез”, - диде Рим Гыйниятуллин.

Казан ханлыгы яулап алынганнан бирле 450 ел үткән булса да, үзбәк татарларының һичкайчан кем булуларын онытканы юк. “Үзбәкстанда без бер дәүләт, бер халык булып яшибез. Эш булмау сәбәпле, 3 миллионмы, 5 миллионмы үзбәкләр бөтен дөнья буенча эшләп йөриләр. Ә без шунда эшлибез, шунда яшибез. Димәк, безнең үзбәк халкы тормышында үз урыныбыз бар”, - ди Рим Гыйниятуллин. Ул Үзбәкстанда бүген 300 мең татар яшәгәнлеген билгеләп үтте. "Бу күпме, әзме, белмим. Бездә татар телле мәктәп, институтларда факультетлар булдыру мөмкинлеге юк. Шуңа күрә мин үзем хәйран калам. Ничек без көйләребезне, телебезне саклап кала алдык икән? Бездә татарларның тамырлары бик көчле, күрәсең”, - диде Рим Гыйниятуллин.

Аның фикеренчә, Үзбәкстанда татарларны саклап калган сәбәпләрнең берсе - татар җыры, моңы, көе, биюе. “Туйга, концертка баргач, телен белмәсәләр дә, барыбер канында татар моңы булганнар татар көйләренә сокланып, елап утыра. Шуңа күрә мин артистлардан үтенеп сорыйм - килегез безгә! Бу мөрәҗәгатькә еш кына: "Сезгә ничек килик? Сездә бит конвертация юк", – дип җавап бирәләр. Кичә генә безгә Валерий Меладзе килде. Ул юлны ничек тапты икән? Аның бер билеты бәясе безнең акча белән 100 меңнән 800 мең тәңкәгә кадәр. Степаненко, Киркоров килергә мөмкинлек таба, ә татар җырчылары юк”, - дип көрсенде Рим Гыйниятуллин.

Бу өлкәдә ике тарафтан да проблемадан чыгу юлларын барларга кирәк, дигән тәкъдим яңгырады. “Без Татарстандагы бөтен артистларны беләбез. Салаваттан башлап, мин аларның һәрберсен атый алам. Кирәк булса, хөкүмәткә, Мәдәният министрлыгына чыгарбыз, акчаны конвертацияләү юлын эзләрбез. Югарырак күтәрик, юлын табыйк әле”, - дип чакырды әңгәмәдәш.

“Татарстан – ул безнең бердәнбер ватан”

“Үзбәкстанда 300 мең татар яши, һичкайсы һичкая качмый. Әти-бабалары җирләнгән урыннарны алай тиз ташлап китеп булмый. Ә яшьләрне укырга, эшләргә Татарстанга җибәрәбез. Яшьләргә юл ачырга, тамырларын аңлатырга кирәк. Татарстаннан башка аларга ватан юк. Россия – киң ватан, ә Татарстан – безнең милләт кешеләренең йөрәге урнашкан җир. Бездәге 300 мең кеше шул фикер белән яши”, - дип аңлатты Рим Гыйниятуллин.

Ул башка милләтләрнең Үзбәкстанда кыерсытылмавын ассызыклады. "Төп сорау безнең рухи ризыкта, башкаларның безнең барлыкны онытмавында, – диде ул. ˜– Без үзебезнең каян килгәнебез һәм кемлегебез турында онытмыйбыз. Безнең балалар да Россиягә барырга, монда эшләргә, яшәргә тели. Татарстан барлыгына без сөенәбез генә, чөнки Татарстан – татарларның үз хокуклары булган бердәнбер урын. Без монда, кемне дә булса шаккатырырга түгел, ә бары үз сөенечебез белән уртаклашырга, Казанның нинди матур шәһәргә әйләнгәнен карарга килдек. Безнең бу кечкенә генә делегация ике ил арасында зур күпер ачар дигән өметтә калам”, - дип белдерде Рим Гыйниятуллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев