Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан белән Германиянең гомуми товар әйләнеше былтыр 1,2 млрд долларлык булган

Соңгы елларда Татарстан күп кенә немец компанияләре белән хезмәттәшлекне үстерә, шул исәптән «Сименс» компаниясе белән дә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Сименс» концерны вәкилләре белән очрашуда әйтте, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә. Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды, анда күп кенә юнәлешләр буенча алга таба хезмәттшлек итү турында фикерләштеләр. Татарстан Республикасы ягыннан әлеге очрашуда Премьер-министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, шулай ук республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты. Очрашу барышында Илдар Халиков, хәзерге тышкы сәяси вазгыятькә карамастан, Германиядәге партнерлар белән икътисади мөнәсәбәтләр ныгый бара, дип басым ясап әйтте. Татарстан белән Германиянең гомуми товар әйләнеше былтыр 1,2 млрд АКШ доллары күләмендә булган. “Моннан тыш, Татарстан делегациясе күп тапкырлар Германия төбәкләрендә - Тюрингиягдә, Саксониядә һәм башка җирләрдә булды”, - дип искәртте Илдар Халиков. Татарстан Премьер-министры шулай ук, Казаннан Франкфурт-на-Майнега туры авиарейс ачылды, бу исә хезмәттәшлек һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә, диде. «Сименс» компаниясенең Казанда үз офисы, Татарстанда партнер-предприятиеләре бар. Хәзерге вакытта Татарстан белән «Сименс» компаниясе мөнәсәбәтләре хезмәттәшлек турында килешү кысаларында алып барыла. Татарстан Республикасы һәм «Сименс» компаниясе 2012 елның ноябрендә стратегик партнерлыкны һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту турында килешү төзегән иделәр. Документны Лондонда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Сименс АГ» вице-президенты Педро Миранда имзалады. Яклар энергетика, энергияне нәтиҗәле һәм сакчыл файдалану, сәнәгать, экология, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, биналар һәм корылмалар куркынычсызлыгы, сәламәтлек саклау, транспорт, спорт һәм туризм, мәгълүматлаштыру, мәгариф, белгечләрнең квалификациясен күтәрү, проектларны финанслау кебек өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү турында килеште.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев