Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан башкаласының "Хан сарае"нда фарсы Яңа елы – Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтеләчәк

25 мартта Татарстан башкаласында фарсы Яңа елы – Нәүрүз билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм Халыкара ат спорты комплексы территориясендә урнашкан «Хан сарае»нда узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы. Бәйрәм кунаклары өчен Татарстан халыклары ассамблеясенә кергән милли-мәдәни автономияләр концерт программасы тәкъдим итәчәк, төрле милли йолалар белән таныштырачаклар. Биредә Нәүрүзне билгеләп үтүче халыкларның милли ашларыннан авыз итәргә дә мөмкин булачак. «Хан сарае» сәгать унда ачылачак. Сәгать унбердә «Җирнең уянуы» театральләшкән биюле композиция башланачак, 11 тулып 25 минутта рәсми кунаклар катнашучыларны сәламлиячәк. Бәйрәм республика Мәдәният министрлыгы һәм Казан башкарма комитеты ярдәмендә Татарстан ассамблеясы һәм Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырыла, дип хәбәр итә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы. Нәүрүз – кешелек тарихында иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. Ул Кавказ, Үзәк һәм Көнбатыш Азия һәм Идел буенда билгеләп үтелә. Нәүрүз язын көн белән төн тигезләшкән вакытта бәйрәм ителә. Күп илләрдә әлеге вакыйга уңаеннан озын яллар оештыралар. Хәзерге вакытта Нәүрүз, Яңа ел кебек Иран һәм Әфгәнстанда, дәүләт бәйрәме буларак, Тадҗикистан, Үзбәкстан, Киргизия, Казахстан, Төркмәнстан, Әзербәйдҗан, Албания, Ирак Курдистаны, Һиндстан, Македония, Төркия, шулай ук Россиядә: Татарстан һәм Башкортстанда үткәрелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев