Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан башкаласында "Шаляпин көннәре" узачак

Казанда 14-15 февральдә “Шаляпин укулары-2017” Бөтенроссия фәнни конференциясе узачак. Быел Татарстан башкаласында традицион Шаляпин исемен йөртүче Халыкара опера фестивале кысаларында, А.М.Горький исемендәге Әдәби-мемориаль музеенда конференция дә үткәреләчәк, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте. Бу конференция ике елга бер оештырыла, ә тарихы аның 1973 елдан башлана. Анда даими рәвештә Казан, Мәскәүдән һәм башка шәһәрләрдән ьырчы Федор Шаляпин тормышын һәм иҗатын өйрәнүчеләр катнаша. "Шаляпин көннәре" 13 февральдә башланачак. Бу көнне Казанда туып үскән бу җырчының һәйкәленә чәчәкләр куячаклар. Шулай ук Шаляпин исеме белән бәйле урыннарга җәяүле экскурсия үткәреләчәк. А.М.Горький музеенда Татарстан Дәүләт камера хоры концерты һәм 2017 елның Шаляпин стипендияләрен тапшыру тантанасы булачак. 14 февральдә Казан дәүләт мәдәният институты белән берлектә оештырылучы конференция утырышы, Федор Шаляпинның (1873-1938) тууына 144 ел тулу һәм Бөек Октярбрь революциясенең 100 еллыгы уңаеннан, “Бөек тетрәнүләр дәверендә бөек исемнәр” темасына багышланачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев