Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстан бармак очларында" проекты Рус география җәмгыяте премиясе финалчысы булды

Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсенең “Татарстан бармак очларында” проекты Рус география җәмгыяте премиясе финалчысы булды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Рус география җәмгыяте президенты Сергей Шойгу җитәкләгән жюри составында РГҖ вице-президентлары Артур Чилингаров һәм Николай Касыймов, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре бар.

Рус география җәмгыяте премиясе - илкүләм география, экология, Россиянең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә бүләк. Ул уңышлы тормышка ашырылган проектлар һәм казанышлар өчен тапшырыла.

Оештыручылар сүзләренчә, быел конкурска бөтен Россиядән, шулай ук башка илләрдән 400 дән артык гариза бирелгән. Эксперт комиссиясе финалга 25 проектны сайлап алган.

Рус география җәмгыяте премиясе ияләре "Экспедицияләр", "Фәнни тикшеренүләр", "Мәгариф һәм мәгърифәтчелек", "Россиянең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру ", "Җәмгыяви тану" номинацияләре буенча билгеләнәчәк. Соңгы номинация буенча җиңүче тавыш бирү буенча билгеләнәчәк. Китапханә хезмәткәрләре татарстанлыларны проект өчен тавыш бирүдә катнашырга өнди. 2016 елның 30 октябренә кадәр https://www.rgo.ru/ru/premiya-rgo сайтында тавыш бирергә мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев