Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яшь фермерларга грантлар тапшырылды

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгынданда "2015-2017 елларга Татарстанда яшь фермерларга ярдәм итү", "2015-2017 елларга Татарстанда крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү", "2015-2017 елларга Татарстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү" федераль программалары буенча конкурста җиңүчеләргә – грантлар отучыларга сертификатлар тапшырылды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. "Сез авылның тормыш рәвешен, яшәешен саклап калырга ярдәм итәсез һәм башкаларга үрнәк күрсәтәсез, – дип мөрәҗәгать итте җиңүчеләргә Татарстан  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. – Авыл җирендә бизнес алып бару ныклы холыкны, үз-үзеңне аямыйча эшләүне һәм зур җаваплылык таләп итә. Программаларда актив катнашуыгыз өчен сезгә һәркайсыгызга рәхмәт белдерәм һәм җиңү белән котлыйм". Шул ук вакытта министр бу җиңүнең беркөнлек кенә булуын искәртте. "Алга таба ныграк аякка басу өчен тагын да күбрәк көч куярга туры киләчәк. Сезгә мин шуны телим дә. Татарстан өчен сез барыгыз да кирәк. Авылны, авыл кешесенең эшлекле активлыгын саклап калып, без республикабызны саклап калабыз", – дип, ассызыклады Марат Әхмәтов. Быел "Яшь фермер" программасында 45 крестьян-фермерлык хуҗалыгы катнашырга теләк белдергән, шуларның 15е грант откан. "Гаилә фермалары" программасында катнашуга 25 крестьян-фермерлык хуҗалыгы гариза биргән, 20се җиңүче дип танылды, "Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү" программасында катнашуга 3 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 1 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе теләк белдергән. "Гаилә фермалар" һәм "Яшь фермер" программаларын 5 ел гамәлгә ашыру барышында 700 крестьян-фермерлык хуҗалыгы грантлар откан, барлык сумма 1,2 миллиард сумнан артып киткән. Бүгенге көндә республикада 1205 гаилә фермасы бар, шул исәптән 530 технологик фермалар. Дәүләт ярдәме белән технологик гаилә фермалары Татарстанның һәр районында барлыкка килгән. Бу юнәлештә бигрәк тә Кукмара, Мамадыш, Саба, Зәй, Мөслим, Балык Бистәсе, Теләче, Актаныш, Түбән Кама, Арча һәм Биектау районнары актив эшли.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев