Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Кытайдан килгән делегация белән очрашу уздырды

Игенчеләр сараенда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләренең Кытай Халык Республикасының Сычуань провинциясеннән килгән делегация белән очрашу узды. Бу хакта аграр ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, «РАЦИН» ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәпов , ә Сычуань провинциясе ягыннан – Халык хөкүмәтенең чит илләр һәм миграция эшләре канцеляриясе башлыгы урынбасары Хэ Гуансянь, шул учреждениенең кадрлар бүлеге башлыгы Чжан Жуйхун, Партия комитеты оештыру бүлегенең кадрлар әзерләү бүлеге башлыгы Сюн Вэньци, Суйниншәһәре Халык хөкүмәтенең чит илләр һәм миграция эшләре канцеляриясе башлыгы Ло Цинлунь һәм башкалар катнашкан.

Очрашу башында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов кунакларны Татарстанның агросәнәгать комплексы белән таныштырган. «Безнең алда тора торган төп бурыч – республиканы тулысынча төп азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү», – дип ассызыклаган Николай Титов.

Министрның беренче урынбасары 2016 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларының уңышы, республика программаларының үтәлеше, авыл хуҗалыгы оешмаларын һәм азык-төлек предприятиеләрен үстерү һәм башкалар турында сөйләгән. Ул шулай ук Кытай Халык Республикасының авыл хуҗалыгында алдынгы технологияләр куллануын да билгеләп үткән.

Сычуань провинциясе делегациясе вәкилләрендә республикада кече хуҗалыкларны үстерү һәм экологик чиста продукция җитештерү зур кызыксыну уяткан.

Кытай Халык Республикасы Дәүләт идарәсенең Сычуань провинциясендә чит илләр белгечләре эшләре бүлеге башлыгы урынбасары Ян Цзяоцзяо, провинциядә төрле илләрдән белгечләрне стажировкалау буенча зур эш башкарыла, дип билгеләп үткән. Кытай белгечләре үзләре дә башка илләрдә стажировка узалар.

«РАЦИН» ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәпов Татарстанның һәм Сычуань провинциясенең үзара хезмәттәшлек тарихы турында сөйләгән. «Әлеге провинция делегациясе – “Силин”, “Дзюсин”компанияләре белән без беренче мәртәбә 2005 елның маенда ук очрашкан идек», – дип белдергән Әсхать Шәрәпов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган бу очрашу тәҗрибә алмашуга багышланган һәм ул чит илләр партнерлары белән эшлекле мөнәсәбәтләрне һәм хезмәтәшлекне җайга салуга ярдәм итәчәк, дип танылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев