Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан автомобильләрнең уртача яше буенча Россиядә беренче урында

"Автостат" аналитиклары 2016 елда җиңел автомобильләрнең уртача яше буенча Россия төбәкләре рейтингын тәкъдим итә. Анда Татарстан беренче урынны били. Агентлык татарстанлыларны яңа автомобильләр яратучылар исемлегенә керткән. Татарстанда машиналарның уртача яше 9,3 ел тәшкил итә, ә Россиядә бу күрсәткеч - 12,5. Ханты-Мансийск автоном округында һәм Мәскәүдә җиңел автомобильләрнең уртача яше 9,9 ел тәшкил итә. Иң иске машиналар Ерак Көнчыгыш һәм Себер өлкәләрендә. Мисал өчен, Камчатка краенда автомбильләрнең уртача яше 20 елдан артык, Иркутск өлкәсендә - 17 ел. Илнең иң көнбатыш регионы Калининградта җиңел автомобильләрнең уртача яше 18,4 ел. Агентлык мәгълүматлары буенча, 2016 елның беренче ярты елында Россиянең икенчел базарында 2,5 җиңел автомобильләр сатылган. Үсеш - 11%. Биш ай нәтиҗәләре буенча лидерлык позициясендә Мәскәү, анда үсеш 8,6% (135,9 мең), аннары Мәскәү өлкәсе 15,1% (117,7 мең). Өченче урында - Краснодар крае, ул кулланылышта булган автомобильләр базарының 5%н били. Рейтингта Татарстан сигезенче урында. Агентлык мәгълүматлары буенча, республикада кулланылышта булган автомобильләр 50 мең чамасы тәшкил итә. "Автостат" аналитик агентлыгы мәгълүматлары буенча, 2014 елның сентябрендә Россиядә яңа автомобильләр базары уртача 38 процентка арткан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев