Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан авиакомпаниясе бортпроводникларга милли элементлы баш киеме тектерергә уйлый

Татарстанның “ЮВТ Аэро” авиакомпаниясе очкычларының салонына татар милли элементларны кертергә ниятли. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “ЮВТ Аэро” АҖ генераль директоры Петр Трубаев хәбәр итте. “Андый идея бар. Безгә бу мәсьәлә буенча фирмалар мөрәҗәгать иткән иде. Алар белән шушы мәсьәләләр турында сөйләшәбез. Хатын-кыз бортпроводниклар өчен милли элементлар сурәтләнгән баш киеме мәсьәләсе турында сүз алып барабыз. Сентябрь-октябрьдә шуның белән шөгыльләнергә тырышачакбыз. Раслагач, тегәргә заказ бирергә кирәк булачак. Пилотлардан тыш, борт хезмәткәрләренә кышка кием әзерлибез, бәлки шунда ниндидер кызык элементлар кертеп җибәрербез”, - дип белдерде Петр Трубаев. Ул барлык юнәлешләр буенча да игъланнарның рус, татар, инглиз телләрендә әйтелүен әйтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев