Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстан 24" телеканалы ТР күпчелек шәһәрләрендә һәм районнарында челтәрле тапшыруларга күчә

“Татарстан 24” телеканалы февраль аенда Яшел Үзәндә, апрельдә Яр Чаллы, Түбән Кама, Биектау һәм Зәйдә, майда Әлмәт, Лениногорск, Буа, Баулы, Нурлат җирлекләрендә челтәрле тапшыруларга күчәчәк. Бу хакта бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүген Татарстанда республиканың – 3, шәһәр һәм районнарның 33 телеканалы эшли. Алдагы елларга Айрат Зарипов шәһәр һәм районнардагы телеканалларны техник яктан яңарту бурычы куйды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев