Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарның җаны кайда да бер" - Наилә Фатехова (ФОТО)

"Без хәзер үзебезне Татарстаннан дип әйтә алабыз. Татарстан районнарында концертлар куеп, без Татарстанны эчтән белдек. Бик зыялы, матур һәм тирән безнең халкыбыз", дип башлады  үзенең Казан концертын Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова. Концерт Наили Фатеховой Наилә Фатехованың "Без бергә" дип аталган концерты "Казан" милли мәдәни үзәгенең концерт залында башланып китте. Бу артистканың Татарстанда алтынчы концерты. “Казанда да, Мәскәүдә дә, авылларда да тамашачы аерылып тора дип уйлый идем. Юк, аерылып тормый икән. Татарның җаны кайда да бер”, - диде Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова “Казан” милли-мәдәни үзәгендәге концерты башланыр алдыннан, Татарстан районнары буйлап үткән гастрольләренә бәя биреп. Наилә Фатехованың концертлары Казанның Залесный бистәсендә, Мамадышта, Чаллыда, Әлмәтнең Габдрахман авылында һәм Азнакайда узды. Кайда гына булмасын, концертларда тамашачы артистларны бик яратып кабул иткән. Наилә Фатехова - "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының Мәскәү бүлеге җитәкчесе. Ул Татарстан районнарындагы "Ак калфак" оешмасы хатын-кызларының җылы могамәләсен тоюын әйтте. “Бу Татарстан авыллары буйлап үз программам белән беренче концерт. Һәр тамашачы турында аерым сөйләргә була. Зур концертларда катнашып, халыкны белмисең икән ул. Ә мондый гастрольләрдә халыкны тоеп, аларның игътибарын күреп кайттым. Елап-елап саубуллаштык. Мин Татарстан халкы безнең иҗатны яратырмы дип бик борчылып кайткан идем. Безнең бит җырларыбыз үзгәчә. Аңладык – яраталар икән. Безнең Мәскәүдә телебезне, динебезне саклавыбызга рәхмәтләр әйттеләр”, - диде Наилә Фатехова. Наилә Фатехова Татарстанга үзенең "Мәдинә" ансамбле белән килде. Концертны шагыйрә Нәзифә Кәримова алып бара. Концерт Наили Фатеховой "Иосиф Кобзон безнең "Мәдинә" ансамблен "мөселман хоры" дип атый. Без бу ансамбль белән бөтен дини бәйрәмнәрдә татарча җырлыйбыз", - дип таныштырды Наилә Фатехова ансамбль кызлары белән. Концерт Наили Фатеховой "Без Мәскәүдә укысак та, үз телебезне саклый алдык, без татарча сөйләшәбез һәм җырлыйбыз", - ди Наилә Фатехова. Концерт Наили Фатеховой  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев