Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарның бүгенге көндә дә меценатлары бар

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды программасында урын алган дискуссия мәйданчыкларының берсендә – “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” дип аталган утырышта делегатлар татар фильмы төшерү, татар атлары бренды һәм татар туризмы турында сөйләштеләр. Утырыш Татарстан Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында үтте. Работа секции Конгресса татар "Татарское предпринимательство и меценатство" Мәйданчыкның модераторлары татар эшмәкәрләре арасында танылган шәхесләр – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүлек мөдире, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү Ассоциациясенең Башкарма директоры Фәрит Уразаев, Саратов өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисе Камил Әбләзов, Төмән өлкәсе татарлары конгрессы Президенты Нурулла Саттаров иде. Утырышта рәсми вәкил буларак, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов чыгыш ясады. Татар эшмәкәрләре сүзне иганәчелек һәм меценатлык темасыннан башлады. Сөйләшү аннары IT-технологияләр, туган якны өйрәнүчеләр, туриндустрия темалары белән дәвам итте. Утырыш кысаларында туроператорларга үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләргә дә мөмкинлек тудырылды. mec   Фәрит Уразаев регионнарда хәзер дә татар меценатлары булуына басым ясады һәм Төмән өлкәсе татарлары конгрессы эшчәнлеге мисалында шуларның икесе белән таныштырып үтте. Төмән татарлары тәкъдим иткән ике проектның берсе “Бездә ятим бала юк” дип атала – аны Төмән өлкәсе делегаты Мөнирә Хөснетдинова тәкъдим итте, икенчесе Төмән өлкәсе татарлары конгрессы Президенты Нурулла Саттаровның татар разведчигы Алиме Абдинанова турында нәфис фильм төшерү идеясе. “Без эшмәкәрләр сценарий язу эшен үз өстебезгә алабыз, төшерү мәсьәләсен уйларга – аны Татарстан ярдәме беләнме, әллә башкача юллар белән тормышка ашырырга кирәк”, – диде ул. Съезд делегаты булган эшмәкәрләрнең берсе ятим балалар темасын күтәреп чыккан Мөнирә Хөснетдиновага иганәчелек максатыннан залда ук 20 мең сум акча тапшырды. Әлеге ике тема “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” утырышы резолюциясенә кертелде. Утырыш резолюциясенә татар авыллары тарихы буенча эшчәнлек, татар атлары брендын үстерү, IT-технологияләр кулланып, уен аша татар телен өйрәтү өчен уен кушымталары булдыру мөмкинлеге мәсьәләләре кертелде.  
Татар информ 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев