Татар матбугаты
"Татарның бер эчпошыргыч гадәте бар, ул – көнчелек" - Ренат Харис (ӘҢГӘМӘ)
Шагыйрь. Рәссам. Тәрҗемәче. Дәүләт эшлеклесе. Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе һәм Татарстанның Гавриил Державин исемендәге премиясе лауреаты. Ренат Харис турында мәгълүматны, ул алган бүләкләр исемлеген тагын да дәвам итеп булыр иде. Ләкин безнең максат – киңкырлы шәхеснең мәдәнияткә, әдәбиятка, хәзерге вәзгыятькә карата фикерен белү. Әңгәмәгә форсат та бар: тиздән Казанда Державин укулары башланачак. Безнең сөйләшү Державинның татар әдәбияты өчен әһәмиятен билгеләүдән башланды.
– Дөньядагы бөтен бөек әдипләр бер халык, бер әдәбият өчен генә эшләмәгән. Аларның иҗаты бөтен халыкларга тәэсир итә. Шуның өчен алар классиклар, шуңа күрә алар бөек. Тукайны да татар шагыйре дип кенә әйтеп булмый, чөнки әсәрләрен төрки халыклар инкыйлабка кадәр үк өйрәнгәннәр. Хәзер дә өйрәнәләр. Без дә шулай ук дөнья әдәбиятының бөек язучыларын электән өйрәнгәнбез, хәзер дә өйрәнәбез. Державин һәм татар әдәбияты дигән теманы да ныклап өйрәнергә кирәк. Моңа сәбәпләр җитәрлек. Державинның әдәби жанрлар үсешенә, публицистик, эпик, эротик поэзиягә керткән яңалыклары кызыклы. Заманында Пушкин, Державин үз әсәрләрендә татарча фикерли, дип язган. Әмма бу теманы әле беркемнең дә ныклап тикшергәне юк. Державинга татарча фикерләү ни дәрәҗәдә күчкән, ул кайсы әсәрләрендә чагыла – галимнәр кайчан да булса бу сорауларга ачыклык кертер.
– Тәрҗемә эше ничек барды?
– Державинны тәрҗемә итү, бер яктан, гаҗәеп дәрәҗәдә кыен, икенче яктан, гаҗәеп дәрәҗәдә ләззәт бирә торган эш. Ул дөньядагы иң бөек шагыйрьләр рәтендә тора. Гомер, Фирдәүси, Гёте, Байрон, Низами, Пушкиннар биеклегендәге шагыйрь. Державинның кайбер әсәрләре – дөнья әдәбиятында да иң бөек әсәрләрнең берсе. Мәсәлән, “Аллаһ” (“Бог”) одасы. Мин Мильтонның “Потерянный рай”, Гётеның “Фауст”, Дантеның “Божественная комедия” әсәрләрен беләм. Менә шушындый, дөньякүләм фикер йөртеп, кешенең күңелен дөньякүләм җисемнәр, вакыйгалар, бәрелешләр призмасында караган әсәрләрне күз алдында тотсак, Державинның “Аллаһ” одасына тиң әсәрне мин белмим. Аны дөнья әдәбиятында иң бөек поэтик әсәрләрнең берсе дип саныйм. Мондый әсәрне тәрҗемә итү гаҗәеп дәрәҗәдә катлаулы. Асылда мин аны алтмыш елга якын тәрҗемә иткәнмендер. Студент чагымда бу әсәргә гашыйк булып, тәрҗемә итәргә тырышкан идем. Әмма ул чакта тәҗрибәм дә, белемем дә, шигъри версификаторлык сәләтем дә җитмәгәндер, күрәсең. Үземә алтмыш яшь тулган көннәрдә бу әсәрне бер-ике утыруда тәрҗемә иттем. Чөнки тәҗрибәм дә, белемем дә җитәрлек иде инде. Аның әсәрләрен аңлау җиңел түгел. Минем тәрҗемәне укыганнан соң, без Державинны ныграк аңладык дип әйттеләр.
– Аксенов фестивалендә рус әдәбияты бары тик русныкы гына дидегез.
– Алай дип әйтмәдем. Рус әдәбияты русларныкы гына түгел, бөтен халыкныкы. Мин, бүгенге рус язучыларының әсәрләрендә персонажлар фәкать руслар гына, дидем. Без – татарлар йә чуашлар, марилар – әсәрләребезгә тормышта кемнәр бар, татарын, чуашын, яһүден, мукшысын кертәбез, дидем. Минем, мәсәлән, рус тарихчысы Михаил Худяков, чуаш шагыйре Константин Иванов турында, чечен язучысы Магомед Мусаев турында поэмаларым бар. “Ант суы” поэмасында Болгар патшасы Мөхәммәт белән бергә Киев Русе кенәзләре Владимир Красное солнышко, Добрыня да бар. Тулаем алсак, татар язучылары әсәрләрендә дә башка милләт кешеләре аз. Ә рус әдәбиятында татар кешеләре бөтенләй юк. Әдипләр иҗатның бу ягын да онытып бетермәскә тиеш. Тормышта без аерым-аерым яшәмибез бит. Урамга гына чык, кем белән генә очрашмыйсың, дусларыбыз арасында да нинди генә милләт вәкилләре юк.
– Элек рус әдәбиятында милли әсәрләргә дә урын бирелгән. Бу элемтәнең өзелүенә нәрсә сәбәпче? Татарстанда тәрҗемәчеләр мәктәбе ни хәлдә?
– Совет заманында татарның иң яхшы әсәрләре һәрвакыт тәрҗемә ителеп тора иде. Без ике елга бер булса да, китапларыбызны Мәскәүнең иң төп нәшриятларында бастыра ала идек. Бүген тәрҗемә институты юкка чыкты. Һәркем үзе тәрҗемәче таба, аңа түли, Мәскәү нәшриятлары исә татар әсәрләрен бастырырга атлыгып тормый, чөнки алар хәзер коммерциягә бәйле. Татар әдәбияты бүген Татарстан күләмендә генә яши торган рухи көч булып калды. Аның канатлары күпмедер дәрәҗәдә киселде. Ә бит һәр халык рухи яктан гаҗәеп бай. Шушы байлык белән үзара уртаклашу начар булыр идемени? Бу җәһәттән совет әдәбияты, бүгенге әдәбият белән чагыштырганда, чын мәгънәсендә матур интернациональлеге, тәрбияви куәте, әхлакый чисталыгы белән аерылып тора иде. Социалистик реализм дип сүгәбез, ә үзебез сиздермәстән генә социалистик реализмны күңелдән яклап, әсәрләребезгә кертәбез. Аның иң отышлы ягы – кеше тормышының яхшы, яман якларын анализлау белән генә чикләнмичә, ничек бу катлаулы коллизияләрдән чыгарга дигән сорауларга да җавап бирергә тырышу иде. Бүген татар әдәбиятының гына түгел, Россия әдәбиятының нинди хәлдә икәнен үзегез беләсез.
– Татар теленең киләчәген ничек күрәсез? Бүген татар әдәбиятын укучылар күпме, тагын ун елдан күпме булыр?
– Татар теленең хәле шушы телдә сөйләшүчеләр саны белән генә үлчәнми. Әлбәттә, бу – бик зур күрсәткеч. Аның хәле бик күп факторларга бәйле. Әйтик, татар теленең сафлыгын саклый беләбезме, аның матурлыгын кайгыртабызмы, башка телләрдән кергән сүзләр, алымнар, калькалар белән чуарлап бетермәдекме? Ямьсез тел, ямьсез әйбер кебек үк, кешенең гайрәтен чигерә. Татар телен бозуда иң беренче нәүбәттә журналистларны гаеплим. Радионы, йә булмаса телевидениедәге төрле каналларны (“ТЯГ”, “Татарстан” (хәзерге “Россия-2”) каналлары күпмедер дәрәҗәдә телне сакларга тырыша, әмма алар да булдырып җиткерә алмыйлар) алып карагыз – нәрсә генә сөйләмиләр дә, ни генә кыланмыйлар. Бигрәк тә эстрада җырчылары. Шигырь яза белмәгән кешеләрдән сүзләр яздырып, шул сүзләрне өч тиенлек көйгә салып, аны халык күңеленә кертергә тырышалар. Ә көй белән кергән сүз күңелдә озакка саклана. Менә алар татар теленә бик зур зыян салалар һәм, җәлеп итәсе урынга, телдән гайрәтне чигерәләр.
Татар телен закон белән генә саклап булмый. Без инде законнарны үтәмәскә өйрәнеп беткәнбез. Тел гаиләдә язылмаган законнар ярдәмендә сакланырга тиеш. Язылмаган законнар – милли традицияләребез, халык педагогикасы, әхлагыбыз. Гаиләдә туган телеңә ихтирам булырга тиеш. Көн гаиләдә бер-береңә эндәшкән беренче сүздән башлана. Мисалга үземнең гаиләне китерәм. Хатыным да, мин дә ике телне дә яхшы беләбез. Иртән иң беренче җөмлә нинди телдә әйтелсә, көне буе шул телдә уйланыла. Хатыным иртән миңа русча эндәшә икән, ул көнне мин гел рус теле мохитендә яшим. Андый көннәрдә миңа фәнни эш, публицистик әсәрләр язарга кулай була. Шигырьне исә мин фәкать татарча язам. Татар гаиләсендә татар теле патшалык иткәндә генә телебезнең киләчәге өметле. Татар телен сакларга мөмкинлекләр бар. Рус милләте рус телен сакларга тырыша икән, монда бернинди гаеп тә юк. Чуаш үз телен сакларга тырыша икән, шулай ук табигый хәл. Закон бу мәсьәләдә бернәрсә дә тыймый. Без үзебез үзебезне тыябыз. Мәсәлән, кайберәүләр бердәм дәүләт имтиханнарын яхшырак бирү, институтка укырга керү өчен дип рус теле ягына авыша. Рус яки башка бер чит телне өйрәнеп тә туган телеңне саклап калып була бит. Мин, мәсәлән, үзем төрле мәктәпләрдә укыдым. Ун классны тәмамлар өчен җиде мәктәп аша уздым.
Беренче сыйныфта татарча, икенче сыйныфта русча, өченчедә татарча, дүртенчедә русча, бишенчедә татар-рус-чуаш мәктәбендә укыдым; укуны Буа шәһәренең Луначарский исемендәге рус мәктәбендә тәмамладым. Институтта рус теле һәм әдәбияты белгечлеген алдым. Ләкин боларның берсе дә татар язучысы булырга комачауламады. Телне закон белән генә саклап булмый. Законнар кирәк түгел дип әйтмим. Законнар кирәк һәм аны үти белергә, үтәргә тырышырга кирәк. Татарстан, Россия күләмендә кабул ителгән законнар туган телебезне сакларга комачауламый. Путин да күптән түгел генә чит телне мәҗбүри укытырга ярамый диде. Чит тел нәрсә ул? Минем өчен рус теле, бер карасаң, чит тел. Рус өчен татар теле – чит тел. Ләкин дәүләт телләрен без чит тел дип кабул итәргә тиеш түгелбез. Татарстанда рус теле дә, татар теле дә – дәүләт телләре. Бөтендөнья татар конгрессының корылтаенда Минтимер Шәймиев бу җәһәттән бик дөрес аңлатты. Чит телләр мәҗбүри укытылырга тиеш түгел. Әмма үз теләгең белән үзеңне мәҗбүр итеп чит телне үзләштерүең – синең культураңның югарылыгын күрсәтә.
– Бүген мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытуны сорап петицияләр языла. Сез бу уңайдан нинди фикердә?
– Мәҗбүр итеп бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Мәҗбүри эшләтелгән эш һәрвакыт кире нәтиҗә бирә. Әмма ата-ана белән бала арасындагы мәҗбүрилекне мин, мәсәлән, хуплыйм. Аны тәрбияләү ысулы дип әйтәм. Ә дәүләт белән кеше арасындагы мәҗбүрилек – ул инде күпмедер дәрәҗәдә көчләү була. Мәҗбүри укыту түгел, программага кертеп укыту дип әйтү дөресрәк фикер булыр иде бу очракта. Мин татар телен укыту программасына кертеп, шау-шу куптармыйча гына, законга таянып кына, шуны үтәү яклы.
– Татар әдәбиятында соңгы елларда дөньяны шаулатырлык әсәр туганы юк дигән фикер әледән-әле яңгырый. Моның белән килешәсезме? Моңа язучы эшенең хобби хәлендә калуы тәэсир итәме?
– Уолт Уитмен дигән Америка шагыйре “Бөек шагыйрь тусын өчен зур аудитория кирәк” дигән. Олы идеяләр белән сугарылган, югары сәнгатьлелеккә ирешкән әсәр киң аудитория һәм “шаулата белүчеләр”ен тапса гына дөньяны шаулата ала. Аудиторияне фәкать төрле телләргә тәрҗемә аша гына киңәйтеп була. Минем өстәлемдә бәлкем дөньяны шаулатырлык әсәр ятадыр. Йә булмаса башка татар әдибе өстәлендә шундый яхшы әсәр бардыр. Ә аны кем белә? Бу җәһәттән бер мисал китерәм. Моннан бик күп еллар элек “Ант суы” дигән поэма язган идем. Утыз ел элек язылган әлеге поэма рус теленә тәрҗемә ителеп, былтыр Россиянең Владивостоктан алып Калининградка кадәр ун журналында, 5-6 газетасында басылып чыкты. Аның турында татар беләме, белмиме? Әгәр татар журналистлары, галимнәре белсә, аны шаулап күтәреп чыкса, татар галимнәреннән ишетеп руслар күтәреп алса, кемнәрдер мактаса, кемнәрдер тәнкыйтьләсә, бәлки, ул шаулар иде.
Сүз минем әсәр турында гына бармый, гомумән, татар әдәбияты турында бара. Без үзебезне үзебез шаулата белмибез. Ә кайбер кешеләр шаулата белә. Әнә бер әсәр барлыкка килде, аны шаулаттылар, әмма татар халкына ул никадәр дан һәм нинди дан китергәндер – бусы инде икенче нәрсә. Татарның бер эчпошыргыч гадәте бар, ул – көнчелек. “Ник ул, ник мин түгел?” дип шөбһәләнсәң, ул күтәрелсә, мин онытылам дип курыксаң, үсеш булмаячак.
Икенчедән, татар әдәбиятында – прозада да, поэзиядә дә – зарлану мотивлары көчәйде. Гел нәрсәдәндер зарланабыз, нәрсәгәдер ризасызлык белдерәбез. Зарлану белән беркемне дә шаккатырып булмый. Язучының хәле кайчан яхшы булган соң? Муса Җәлил, Фатих Кәримнең хәле яхшы булганмы? Кандалыйның, Тукайның хәле мактанырлыкмы? Алар бит берсе дә зарланмаган. Киресенчә, зарны басып, күңел көрлеген, матурлыгын, байлыгын сурәтләгәннәр. Без һаман кемнедер гаепләргә тырышабыз. Безнең язмышта гел кемдер гаепле. Йә коммунистлар, йә руслар, йә байлар, йә ярлылар гаепле. Соңгы еллардагы әсәрләр гаеплене эзләүдән гыйбарәт. Чынлыкта без үзебез гаепле. Тормышыбызга башкача карап эшләргә кирәк дигән фикер нишләптер һаман да башыбызга килми.
– Татарстанның мәдәни тормышына нинди бәя бирәсез?
– Мәдәни тормышыбыз бай. Барысына тукталып сөйләргә мөмкин түгел. Берсенә, үземне борчыган мәсьәләгә генә тукталасым килә. Соңгы елларда Казанда берничә һәйкәл куелды. Һәйкәл ачуны яхшы фал дип саныйм. Әмма һәйкәлләр халыкның зурлыгын, матурлыгын күрсәтергә һәм шәһәрнең йөзен бизәп торырга тиеш. Ә бездә соңгы елларда, ни кызганыч, Казанны бизи торган һәйкәлләр куелмады. Алар үзешчән авторлар тарафыннан эшләнгән кебек һәм бөек шәһәр мәйданына чыгарга тиеш түгел иде. Чөнки алар җансыз, уйсыз, фикерсез. Музейларда, галереяларда экспозициягә куелган сыннар һәм һәйкәл булып урамнарга, шәһәр мәйданнарына баскан скульптуралар арасында аерма бик зур. Һәр скульптор һәйкәлче була алмый.
Үзеңдә булмагач, читтән чакырырга оялмаска кирәк, минемчә. Бәлки, мин ялгышамдыр. Дагстаннан, Чуашстаннан, Мәскәүдән дусларым килергә җыена. Мин аларны ул һәйкәлләр янына алып бара алмыйм. Рөстәм Яхин, Һади Такташ, Сәйдәш һәйкәлләре татарның бөеклеген чагылдырмый. Бакуда язучыларга, галимнәргә, артистларга куелган һәйкәлләр сокландыргыч. Уфада Мостай Кәримнең һәйкәле бар. Менә кайда ул гаярьлек! Үзебездә Муса Җәлил, Тукай, Пушкин, Державин, Бакый Урманче, Фёдор Шаляпин, Лобачевский һәйкәлләре үз вазыйфаларын үти дип саныйм. Алар белән сөйләшеп була, алардан ниндидер рухлану аласың. Фатих Кәрим, Нәҗиб Җиһанов кебек бөекләребезгә һәйкәлләр куйганда шуларны да истә тотсак иде.
Мәдәни тормышыбызда эстрада зур урын тота. Татар эстрада сәнгате үзгәрергә тиеш. Ул бүгенге хәлдә кала алмый. Бигрәк тә – эчтәлеге. Тәмсез җырлар белән хәтта Ана дигән бөек төшенчәнең дә тәмен бетерәбез шикелле. Җырларның текстына зур таләпчәнлек белән карарга кирәк. Бу таләпчәнлекне массакүләм мәгълүмат чаралары һәм артист кына кайгырта ала. Бу яктан күпчелек эстрада артистларыбыз – артта калган кешеләр. Көн саен бер эстрада “йолдызы” кабына, алар кабынган саен, татар кешесенең күңеле караңгылана гына бара.
Республикабызның музыка дөньясында “Үзгәреш җиле” дигән хәрәкәт барлыкка килде. Аны кайберәүләр тәнкыйтьли. Аның әлегә беренче чыгарылышы гына дөнья күрде. Ул алдагы елларда да дәвам итәргә тиеш. Берничә елдан бу тармактагы яңалыкларны күңелебез кабул итәчәк, дип уйлыйм. Татар эстрадасы шушы юнәлештә үсә ала. Салих Сәйдәшевне дә заманасында татар музыкасын бозуда гаепләгәннәр.
– Ренат абый, нинди иҗади яңалыкларыгыз бар?
– Ике поэма тәмамладым. Аның берсен “Казан утлары” журналына бирдем. Иҗат дәверендә 49 поэма, бер шигъри роман язылган. Аларның кайберләре телевизион фильмнарга, кайберләре операларга, балетларга, ораторияләргә, кантаталарга әйләнде. “Сабантуй” дигән поэмам инде 50 елга якын һәр җәйдә радиоспектакль булып яңгырый. Әлбәттә, шигырьләр, пьесалар, либреттолар, романс, җыр текстлары да әлегә языла. Әмма барлык язганымны халыкка җиткерү проблемасы елдан-ел катлаулана бара.
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев