Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татармультфильм" студиясе вәкилләре Зәйдә рәсем сәнгате түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләргә мастер-класс үткәргән

Зәйдә “Татармультфильм” студиясе вәкилләре булып китте. Алар ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында “Татарстан гасыры - “Век Татарстана” белем бирү проектын гамәлгә ашыруны оештыралар. Проект нигезендә балалар рәсемнәре буенча зур милли мультиплекация фильмы төшереләчәк, дип яза районның "Зәй офыклары" газетасы. Әлеге уңайдан шәһәрнең балалар иҗат йортына рәсем сәнгате түгәрәкләрендә шөгыльләнүче 30га якын укучы чакырылды. Студия вәкилләре башта аларга анимацион фильм ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр, балалар Татарстан тарихы турында видеоролик та карадылар. Чараның икенче өлешендә яшь рәссамнар Зәй гербында сурәтләнгән һәр детальның нәрсәне аңлатуын искә төшереп, аны рәсем аша күрсәттеләр. Шунысын әйтик, проект Зәй укучылары өчен (анда 1-8нче сыйныф укучылары катнаша) шушы бер чара белән генә чикләнми, анда һәрбер бала катнаша ала. Моның өчен Зәй гербындагы теләсә кайсы детальне рәсем аша сөйләп бирү сорала. Эшләрне 24 майга кадәр “Век Татарстана” проекты сайтында күрсәтелгән адреска җибәрү генә кирәк. Иң яхшы дип табылган эшләр мультфильмга керәчәк. Моннан тыш, герб турында татар һәм рус телләрендә шигырьләр дә язарга мөмкин. Алар шулай ук фильм төшергәндә кулланылачак, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев