Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татармультфильм" студиясе әзерләгән "Туган урман" клибы иң яхшы музыкаль фильм дип табылган

«Татармультфильм» студиясе әзерләгән “Туган урман” музыкаль клибы 2014 – 2016 елларның иң яхшы музыкаль фильмы дип табылган. Җиңүче дип аны анимацион киноның XXII Ачык Россия фестивален оештыручы комитет билгеләгән. Студиядән хәбәр иткәнчә, клипның герое  - кечкенә,  сипкелле һәм балаларча елмая торган Шүрәле. Өч минутлык анимацион роликта ул туган урманы һәм аңа карата булган мәхәббәте турында җыр башкара. Җыр авторы – композитор Азат Хөсәенов, клипны әзерләүче – студиянең баш режиссеры Сергей Киатров. Персонаж җырын «Татар жыры» лауреаты, күп тапкыр «Алтын Барс»ка лаек булган Ләйсән Закирова башкара. Иң яхшы музыкаль фильм конкурсы Анимацион киноның XXII Ачык Россия фестивале алдыннан оештырылган. «Татармультфильм»ның музыкаль клибы белән бергә иң яхшы музыкаль фильм исеменә БДБ, Европа һәм Америкадан килүче 100 дән артык анимация эше дәгъва кылган. «Конкурс сурәтләрендә без музыкаль әсәрне анимацион чаралар ярдәмендә визуальләштерүне бәяләдек. Шулай ук музыкасы иң төп драматург күренеш булган фильмның сюжеты бармы юкмы икәнен карадык”,- дип билгеләделәр конкурсны оештыру комитетында. Рәсми рәвештә анимацон киноның ил фестивале 15 мартта башлана. Фестивальнең төп конкурс программасында «Татармультфильм» Татарстанда беренче булган тулыметражлы “Мирас угы” анимацион фильмын тәкъдим итәчәк. Аны фестивальнең соңгы көнендә, җиңүгә төп номинантларны тәкъдим иткәндә, күрсәтәчәкләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев