Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарлыкны саклау өчен рус телендә дә мәкаләләр бастырабыз – “Татар дөньясы” газетасы редакторы

VI Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумында катнашучы “Татар дөньясы” газетасы редакторы Гөлсинә Ахмәрова фикеренчә, төбәкләрдә татар телен саклап калу юллары икәү генә – мәктәптә укыту һәм гаиләдә өйрәнү. Омск өлкәсендә 2003 елдан бирле чыгып килүче “Татар дөньясы” газетасының тиражы бүгенге көндә 2500 данә тәшкил итә. Гөлсинә Ахмерова газетада татарча да, русча да материаллар бастыруларын әйтте. Рус телендә милли темаларга язмалар татар телен белмәүче милләттәшләрнең татарлыгын саклап калырга мөмкин, дигән фикердә ул. “Төбәкләрдә татар теле юкка чыга, шуңа милли матбугатның хәле аяныч ”, - диде Гөлсинә Ахмерова. Аның фикеренчә, телне бары тик ике генә юл белән саклап була – аны мәктәптә укытып һәм гаиләдә өйрәтеп. Омск өлкәсендә татар теле факультатив буларак шәһәрдәге бер генә мәктәптә, төбәктә 15 мәктәптә керә. Хәтта электән үк милли укытуга көчле басым ясаган Үләнкүл авылы мәктәбендә дә татар теле предмет буларак берничә сыйныфта гына калган. Әмма, журналист сүзләренчә, татар теле дәресләре рус телен укытуга зыян салмый: Үләнкүл мәктәбе укычыларының халыкара рус теле олимпиадасында урыннар алуы – моңа дәлил. Гөлсинә Ахмерова татар телен укыту проблемасын хәл итү юлын да билгеләде. “Мәктәпләрдә 4 базис планы тәкъдим ителә, ата-аналар, мәктәп берсен сайлап, шуның буенча балаларын укыта ала. Шул рәвешле татар телен дә укытып булыр иде”, - дигән фикер җиткерде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев