Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарлык ул – зур тарих" ("Милләтебез хәзинәләре" сменасында ял итүче балаларның фикерләре)

«Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасында ял итүче балалар татарның хөрмәткә лаеклы шәхесләре дип Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан башлап, җырчылар Салават Фәтхетдинов һәм Фирдүс Тямаевка кадәр санап үтте. bal 7 августта «Идел» яшьләр үзәгендә «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасы үз эшен башлап җибәрде. Ул 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Балалар татар тарихы, мәдәнияте буенча мәгълүмат алачак, татар телен өйрәнәчәк һәм Казанда экскурсияләрдә булачак. Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Казахстаннан килгән 140 бала ял итә. Бу көннәрдә балалар Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов белән очрашты. Әлеге очрашуда «Татар-информ» хәбәрчеләре дә катнашты. Төрле төбәкләрдән килгән татар балалары «Татар-информ» хәбәрчесе белән үзләренең татарлык турында күзаллаулары, татарлык символлары турында сөйләште. Нигездә, татар балалары татарлык символлары итеп төрле татар җырларын, татар биюен, милли бәйрәмнәрне һәм милли ризыкларны санап үтте. Россия. Казань. 08.08.2017 - Встреча Ильдара Гильмутдинова с детьми в профильной смене "Сокровище нации" (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ) Диләрә Шәрипова, 14 яшь. Ижевск шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге гимназиясендә белем ала. Шәһәрнең «Татар-базар» дип аталган татар бистәсендә яши. «Татарлык ул – зур тарих, көчле ханнар, ул – Сөембикә; өчпочмак, чәкчәк; Сабан туе, карга боткасы кебек милли бәйрәмнәр, Корбан бәйрәме, Ураза бәйрәме кебек мөселман бәйрәмнәре; милли җырлар милли киемнәр», – дип санап үтте Диләрә. «Татар кызы беренчедән, татар телен, татар гореф-гадәтләрен белеп, шуны үз балаларына да сеңдерергә тиеш. Ул, икенчедән тыйнак, өченчедән көчле булырга тиеш, – ди Диләрә. – Минем өчен татарның бөек шәхесе – Дәрдемәнд. Икенчесе – Сөембикә – ул көчле хатын-кыз. Мин Удмуртиядә татар милләтен күтәргән кеше Ирек абый Шәриповны да татарның зур шәхесе дип саныйм. Әтием Наил дә бик милли җанлы кеше. Алар бертуганнар». Россия. Казань. 08.08.2017 - Встреча Ильдара Гильмутдинова с детьми в профильной смене "Сокровище нации" (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ) Ленар Мөхетдинов. 16 яшь. Оренбург өлкәсе, Әсәкәй. Ленар Казан Дәүләт Энергетика университетына укырга керергә җыена. Казанга үзләренең бию ансамбле белән «Түгәрәк уен» фольклор фестивалендә катнашырга килгән, лагерь сменасы алдыннан гына Казан Кремле территориясендә биегәннәр. Ленар өчен татарлык Тукай, өчпочмак, чәкчәк, читек белән ассоциацияләшә. «Татар кызлары тыйнак, акыллы, күңелле булырга тиеш. Әбиләрем «Татар кызына өйләнерсең» дип әйтеп тора, – ди Ленар. Россия. Казань. 08.08.2017 - Встреча Ильдара Гильмутдинова с детьми в профильной смене "Сокровище нации" (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ) Руслан Сәгдиев. 12 яшь. Казахстанның Костанай шәһәреннән. «Әтием татар, аның ягыннан бөтен туганнар татарлар. Әнием рус. Мин үземне татар дип саныйм, – диде Ленар. Казахстан егете өчен татарлык ул татар көе, татар милли киемнәре, татар теле, Су анасы, Шүрәле». Ленар үзләрендәге Халыклар дуслыгы йортында уздырылган мәдәни чараларда катнашуын, быел татар Сабан туенда татарча биюен әйтте. «Татарлар тыйнак, мәрхәмәтле һәм юмарт халык, – ди Ленар. – Тукайның «Туган тел» шигырен беләм. Минем өчен иң хөрмәтле татар – Миңнеханов һәм безнең лагерьның вожатыйлары». Россия. Казань. 08.08.2017 - Встреча Ильдара Гильмутдинова с детьми в профильной смене "Сокровище нации" (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ) Алсу Гайниева Пермьнән килгән. 11 яшь. Ул үзенең бик күп татар шигырьләре һәм җырлары белүен, әти-әнисе белән татар концертларына йөрүен әйтте. «Татарлар – шат күңелле кешеләр, алар әйбәт, алар чәй ярата», – диде ул. Алсу өчен хөрмәтле татарлар – артистлар Элвин Грей, Салават Фәтхетдинов, Фирдүс Тямаев. Россия. Казань. 08.08.2017 - Встреча Ильдара Гильмутдинова с детьми в профильной смене "Сокровище нации" (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ) Чулпан Латыйпова Самара өлкәсенең Похвистнево шәһәреннән 12 яшь. Татар шәхесләре дигәндә Чулпан беренче чиратта әти-әнисен, әби-бабасын, туганнарын һәм үзен күз алдында тота. «Ризыклардан – чәкчәк, бавырсак; җырлардан – «Әниемә» җыры, – дип саный ул. – Татарлар матур, мәрхәмәтле, чиста халык». Россия. Казань. 08.08.2017 - Встреча Ильдара Гильмутдинова с детьми в профильной смене "Сокровище нации" (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ) Илья Пронин, Калугадан. 12 яшь. Былтырдан башлап ул татарча күбрәк өйрәнергә карар иткән. «Татарча исемем Ильяс була. Миңа шулай дип дәшегез. Канымда бик күп кан кушылган, әмма мин үземне татар дип саныйм. Минем әтием татар. Татарлар нык милләт. Татарларны яратам», – диде ул.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев