Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарларның төрле төркемнәренең чыгышы уртак булуы хакында фаразлар расланмады" - "Вестник Московского университета" журналы

Идел буе, Кырым һәм Себер татарлары чыгышлары буенча Евразия генетик тамырдан түгел, аларның бер генетик нәсел компоненты юк. Аларны бер гомумтатар популяциясенең кыйпылчыклары итеп санап булмый. “Вестник Московского университета” журналының “Антропология” сериясендә биология фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе медицина-генетик фәнни үзәгенең кешенең популяция генетикасы лабораториясе мөдире Елена Балановская һәм шул ук үзәкнең фәнни хезмәткәре Анастасия Агджоянның татарлар генофондына ясаган анализына кагылышлы мәкаләсендә шул хакта әйтелә. Кырым, Идел буе һәм Себер татарлары вәкилләренең генофонды Y-хромосомаларны анализлау ысылу белән тикшерелгән. Этнотерриториаль татар төркемнәре генетик яктан төрле булып чыккан, диелә язмада. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Идел буе татарлары генофондында Урал буе һәм Төньяк Европа өчен хас генетик вариантлар өстенлек итә. Кырым татарлары генофондына Алгы Азия һәм Урта Азия халыклары керткән өлешләре күбрәк.  Себер татарлары популяциясе төрлерәк: берәүләрдә себер генетикасы компоненты, икенчеләрендә Евразиянең көньяк-көнбатыш төбәкләре генетик линиясе өстенлек итә. Шул рәвешле, татарларның төрле төркемнәренең чыгышы уртак булуы хакында фаразлар расланмады, диелә фәнни тикшеренүдә. Билгеле булганча, татарларның килеп чыгышы буенча ике төп фараз бар. Татарларның барлык төркемнәре урта гасырдагы уртак халык кыйпылчыклары, ә Алтын Урда – барлык татарларның беренчел дәүләте. Болгар-татар линиясе буенча – татарларның төрле төркемнәренең формалашуы төрки телне һәм мәдәни үзенчәлекләрне үзләштереп, җирле халык нигезендә барган. Бу татарлар генофондын беренче гомумиләштерүче тикшеренү, диелә фәнни эштә.

Генетик портретлар

Кырым, Идел буе һәм Себер татарлары генофондын тикшерү бердәм технология буенча Елена Балановская җитәкчелегендә Медицина-генетик фәнни үзәге, Гомуми генетика институты, В.Н.Каразин исемендәге Харьков милли университеты, Кемеров дәүләт университеты һәм Тобольск педагогика институтының комплекслы экспедицияләре дәвамында 2006 елдан 2014 елларга кадәр үткәрелгән. Тупланган ДНК үрнәкләре 50 төрле билге буенча ген типларына аерылган. Кырым, Идел буе һәм Себер татарларының генетик портретлары һәр төбәктә яшәүчеләр генофондының бер-берсеннән җитди аерылуын, Y-хромосомы өстенлек итүче линиянең булмавын ачыклаган.  

Кырым татарлары 

Шулай итеп, кырым татарлары генетик портретына Y-хромосоманың Урта диңгез һәм Алгы Азия линиясе (Көнбатыш Азия - географик яктан үзенә Кавказ артын, Көпет тауларын, Кече Азия таулыгын, Әрмән таулыгын, Иран таулыгын, Месопотамияне, Гарәп ярымутравын һәм Левантны, ә сәяси яктан үзенә якын көнчыгышны, урта көнчыгышны һәм көньяк Кавказны керткән Азиянең бер өлеше) гаплотөркеме һәм якынча 10 проценты көнбатыш (нигездә Урта Азия) гаплотөркеме өлеше кергән.

Идел буе татарлары 

Идел буе татарлары генетик портретларын Көнчыгыш Европа һәм Урал буендагы еш очрый торган гаплотөркемнәр, аз күләмдә көньяк вариантлар, бик аз күләмдә Көнчыгыш Евразия өлеше тәшкил итә.

Себер татарлары

Себер татарлары генофонды нигезен тәшкил итүче гаплотөркемнәр Себер һәм Евразиянең төньяк өлеше белән бәйле.

Татарлар Евразиянең генетик киңлегендә

Идел буе татарлары Евразиянең Урал-Каспий кластерына кергән. Кырым һәм Себер татарлары генофонды Евразия контекстында үзенчәлекле булып чыгып, бер кластерга да кермәгән. Кырым татарлары өч төрле кластер – Урта диңгез, Төньяк Кавказ һәм Урал-Каспий арасында урнашкан.

Татарларның килеп чыгышы турында

Татарларның төрле этнотерриториаль төркемнәре генофонды Евразия киңлегендә бер-берсеннән ерак урнашу факты аларның бер нәсел генетик компоненты булмавын күрсәтә. Димәк, Идел буе, Кырым һәм Себер татарларының бер генетик чыгышы турында әйтеп булмый. Аларны бер гомумтатар популяциясенең к ыйпылчыклары итеп санап булмый. Татарларның урта гасырларда монгол кабиләләреннән килеп чыгу юрамалары да генетик дәлилләрне тапмый. Тикшерелгән популяцияләрнең генофондлары монголлардан һәм Үзәк Азиянең башка популяцияләреннән аерыла. Һәр татар төркеме генофондында берничә генетик пласт булуы һәр генофондның төрле чыганаклардан формалашуын күрсәтә. Кырым татарлары генофонды антик чорда һәм урта гасырда Көнчыгыш Урта диңгездән килгән “көньяк” һәм Евразия далаларыннан күчмә халкы белән килгән “көнчыгыш” ике контраст генетик компонентлар керткән өлешләре белән аерылып тора. Идел буе татарлары генофонды Көнчыгыш Европа һәм Урал буе өчен характерлы булган Y-хромосомалар гаплотөркеме һәм аз күләмдә “көньяк” компоненты (бәлки, Кавказ белән миграция элемтәләр нәтиҗәсе) керткән өлеше белән аерылып тора. Урал буе компотенты булуы генофондта Алтын Урда чорына кадәр мирас саклануына күрсәтергә мөмкин. Себер татарлары генетик төрлелеге белән характерлана. Бу аларның генофонды һәм этногенезы төрле юллар белән формалашуын күрсәтә.

"Татарларны берләштерергә ярамый, аерырга"

Әлеге тикшерүләр түбәндәге нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Татарларның бу өч төркеме генофонды әлеге төбәктәге җирле халык нигезендә, яисә Кырым, Идел буе һәм Себер халыклары нигезендә формалашкан. Евразия миграцияләренең генетикага керткән өлеше һәр төбәк татар төркеме өчен бер түгел, ә төрле чыганаклар булганына ишарә итә. "Шулай итеп, "Евразия татарларын берләштерергә ярамый аерырга" дигән гыйбарәдә өтерне “ярамый” сүзеннән соң куярга туры килә: "Евразия татарларын берләштерергә ярамый, аерырга", - дип нәтиҗә ясый фәнни эшне башкаручылар. Фәнни эшне башкаручылар: Елена Балановская Анастасия Агджоян

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев