Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарларның төрле чорлардагы тарихи сәхифәләре турында тирәнтен белергә телисезме?

Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Архив эшләре буенча дәүләт комитетының уртак проекты саналган “Тарихи бранч” утырышының өченчесе Бөек Ватан сугышы темасына багышланган иде. Очрашуда тарих фәннәре докторы Айсылу Кәбирова, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов, Илдар Шәфыйков, Илнар Гарифуллин катнашты. Тарихи бранч "Бөек ватан сугышы һәм татарлар"	“Тарихи бранч” – тарихка багышланган яңа форматтагы клуб. Проект тарих белән кызыксынучыларга, аны тирәнтен өйрәнүчеләргә багышлана. Тарихи борылышлар, вакыйгалар, шәхесләр, чорлар һәм моңарчы катлаулы булып тоелган сорауларга галимнәр җавап бирә, диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов. “Мәктәпләрдә төбәк тарихына  нибары 20 сәгать кенә бирелгән. Шунысы кызганыч шул 20 сәгатьнең дә укытучылар укытып бетерә алмый. Мин моны үзем дә укытучы буларак әйтәм. Безнең вакытыбыз җитми иде. Күбрәк Россия тарихына игътибар бирелә. Татарстан тарихына караган сәгатьләр гадәттә май аена туры килә. Хәзер атнасына ике дәрес кенә тарих фәне укытыла. Миңа калса аны элеккеге кебек 3 сәгать укытырга кирәк һәм өченчесе төбәк тарихына багышланырга тиеш”, – ди яшь тарихчы Айрат Фәйзрахманов. “Тарихи бранч” – Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Архив эшләре буенча дәүләт комитетының уртак проекты. “Бүгенге көн яшьләренә тарихны гади тел, визуаль алымнар белән төшендерергә, кызыксындыру нәтиҗәлерәк, дип саный яшь галим. – Без оештыра торган “Тарихи бранч” һәркем өчен аңлаешлы. Биредә тарихи җәһәттән белемеңне дә күтәрергә, җавап тапмаган сорауларга, галимнәрнең җавабын ишетергә дә мөмкин. Ә Бөек Ватан сугышы темасы ул – мәңгелек тема шикелле, киң һәм тирән. Әле бу тема һәръяктан тиешле дәрәҗәдә өйрәнелеп тә бетмәгән”. Тарихи бранч "Бөек ватан сугышы һәм татарлар"	Әлеге фикер белән танылган тарихчы, берничә китап авторы Айсылу Кәбирова да килешә. Айсылу Кәбирова залга җыелган яшьләрне үз хезмәтләре белән таныштырды. Аларның күп санлы сорауларына җавап бирде. Илнар Гарифуллин Бөек Ватан сугышының татар каһарманнары кызыклы фактларга тукталып узды. Башкорстанда гомер иткән сугыш герое Даян Мурзин турында гыйбрәтле фикерләре белән уртаклашты. Лаек булып та Советлар Союзының мәртәбәле бүләге тапшырылмавына канәгатьсезлеген белдерде. Заманында Гитлер татар солдаты  Даян Мурзинны тере килеш әсир иткән өчен 3 миллион рейхсмарка, ә үтергән өчен 2 миллион вәгъдә иткән була. Тарихи бранч "Бөек ватан сугышы һәм татарлар"	Илдар Шәфыйков үз тәҗрибәсеннән чыгып, сугышта катнашкан туганнарны эзләү серләре белән уртаклашты. “Интернетта урнаштырылган мемориаль сайтларда татар солдатларын эзләү катлаулырак. Чөнки бер үк татар кешесенең исем-фамилиясе төрлечә теркәлгән булуы мөмкин. Бу күренеш үз чиратында буталчыклар китерә. Бабаларыгызны эзләгәндә хәрби часть номерын, кайсы военкоматтан киткәнен белсәгез, табу җиңелрәк. Шунысы кызыклы: хәбәрсез югалганнар рәтенә кертелгәннәрне дә 70 ел узганнан соң госпитальләрдә үлгәнлеге ачыкланган очраклар бар”, – диде Илдар Шәфыйков. Тарихи бранч "Бөек ватан сугышы һәм татарлар"	“Тарихи бранч” – ай саен оештырыла. Бу очрашуларда илебез тарихи, аерым алганда татарларның төрле чорлардагы тарихи сәхифәләре турында тирәнтенрәк белергә теләүчеләр катнаша. “Тарих дәресләре” Татарстан Архив эшләре буенча дәүләт комитетының яңа бинасында оештырылып килә.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев