Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарларның милли үзенчәлекләре бар" - Орхан Җамал

Татарстан мөселманнары, чит илләрдә һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче мөселманнардан бер нәрсә белән дә аерылмый. Танылган журналист Орхан Җамал шундый фикердә.

“Татарларның милли үзенчәлекләре бар. Мисал өчен, гарәпләр белән чагыштырганда, татарларның мәдәни юнәлешләре төрле. Татарлар Кече Азия халыкларыннан, һиндстанлылардан, яки Кавказ халыкларыннан аерыла. Татарстан мөселманнары арасында да шундый ук каршылыклар, шундый ук бәхәсләр, шундый ук чишеләсе мәсьәләләр бар”, - диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Орхан Җамал Казанда узган “Mahallah 2.2 мөселман лидерлык мәктәбе” кысаларында КФУның Көнчыгышны өйрәнү, тарих һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтында чыгыш ясады. Аның лекциясенең темасы “Ислам дәүләте идеологиясе” дип билгеләнгән иде.

Орхан Җамал журналистикада карьерасын 1988 елда, “Здоровье” тапшыруының администраторы итеп башлый, соңрак режиссер вазифасын башкара. Белеме буенча геологоразведчик булганлыктан, Якутиядәге “Якутгеологии”дә дә 3 ел эшли. 1995 елдан ул тулысынча журналистикага кереп китә һәм “Вечерняя Москва”, “Вечерний курьер”, “Независимая газета”, “Новая газета”, “Версия” кебек газеталарда мәкаләләрен бастыра. Ул Төньяк Кавказда, Көньяк Осетиядә, Әфганистанда, Иракта, Ливанда, Сүриядә эшли. 2000 елда “Дини журналистлар берлеге”н, 2003 елда “Россиянең мөселман журналистлары берлеге”н төзүчеләрнең берсе була. 2005 елда Орхан Җамал Россия журналистлары берлеге карамагындагы Журналист тикшеренүләре агентлыгының гамәлгә куючысы һәм башкарма директоры вазифасын башкара.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев