Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарларның кыргыз мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше турында әйтми булдыра алмыйбыз" - кыргыз делегациясе

Татарстанда Кыргызстан Республикасы мәдәният көннәре башлана – Казанга кыргыз делегациясе – җәмгысы 90 кеше килеп төште. Кичә Кыргызстан делегациясе вәкилләре “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе үткәрде. Матбугат чарасында А.Малдыбаев исемендәге Кыргыз академия опера һәм балет театрының генераль директоры Болот Осмонов, кинорежиссер, продюсер, Кыргызстан Кинематографистлар берлеге рәисе Садыйк Шер-Нияз һәм Татарстанда Кыргызстан мәдәнияте көннәре координаторы Дарика Асылбашева катнашты. “Россия субъекты булган кайсы республикаларда буласыгыз килә?” дигәч, без “Татарстанда” дидек. Безнең бер төркем хәзер Башкортстанда, ә Кыргызстанның дәүләт симфоник оркестры белән бергә без хәзер монда”, - диде Садыйк Шер-Нияз. “Кыргыз мәдәнияте турында сөйләгәндә, без татар мәдәниятенең һәм татарларның кыргыз мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше турында әйтми булдыра алмыйбыз. Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа – татар кызы. 1937 елдан башлап илленче елларга кадәр татар интеллигенциясе вәкилләре язмыш кушуы буенча Кыргызстанда яшәделәр - бу да кыргыз мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертте”, - дип дәвам итте ул. Болот Осмонов Татарстанга үзләренең иң танылган артистларын алып килүен әйтте. Казанда кыргыз милли әсәрләре белән бергә дөнья классикасы да яңгыраячак. “Татар дәүләт опера һәм балет театры җитәкчелеге белән дә очрашырга җыенам. кадрлар алмашу мөмкинлеге турында да сөйләшербез”, - диде Садыйк Шер-Нияз. Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Кыргызстанның сәнгать осталары концерты була – ул 19.00 сәгатьтә башлана; “Мир” кинотеатрында 16.00 сәгатьтән башлап кыргыз фильмнары күрсәтелә, ә “Хәзинә” милли сәнгать галереясында 15.00 сәгатьтә кыргыз рәссамнары картиналарыннан күргәзмә ачыла. Әлеге мәдәни чараларга керү ирекле. Татарстанда Кыргызстан мәдәнияте көннәре алмаш булачак – матбугат конференциясендә катнашучылар әйтүенчә, Кыргызстан да Татарстан делегациясен кабул итәчәк. Татарстан мәдәнияте көннәре башкала белән генә чикләнмичә, Кыргызстанның төрле шәһәрләрендә булачак.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев