Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарларның кимүенең тагын бер сәбәбе – халыкның авылдан шәһәргә күчүе" - Айрат Фәйзрахманов

Элегрәк "зур гаилә" дигән төшенчә бар иде. Гаиләдә балалар саны 2-3 тән артык булып, күп балалы гаилә булып яшәү гадәти күренеш иде. Хәзер инде бу күренеш юкка чыга бара. Татарлар да, шәһәрләшкән халык буларак, зур гаиләгә кайтмас инде. Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә соңгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча татарлар саны кими баруын шул рәвешле шәрехләде. Әңгәмәдәш шулай ук башка сәбәпләрне дә атады. “Татарлар санының кимүе, гомумән, демографик кризиска бәйле. 1990-2000 елларны алсак, кеше саны кимүе күзәтелә. Бу - беренче фактор. Икенче фактор совет заманындагы ассимиляция сәясәтенең нәтиҗәсе белән бәйле. Бу - шундук нәтиҗәләр бирә торган сәясәт түгел, нәтиҗә 20-30 елдан соң мәгълүм булачак. Татарлар 60-70-80 нче елларда күпләп шәһәрләргә күчә башлый һәм шәһәр шартларында мәктәптә үз туган телендә укымый. Моның да тискәре нәтиҗәсе зур. Шәһәр шартларында бала  үз вакытын гаиләдә азрак үткәрә, күбрәк социальләшү хөкем сөрә. Бала күп вакытын мәктәптә уздыра, түгәрәкләргә бара – бөтен җирдә русча аралашу. Мондый күренеш татарларның татар телен начар белүенә һәм үзаңның кимүенә китерә”, - дип саный Айрат Фәйзрахманов. Яшь тарихчы катнаш никахларның да “ролен” билгеләп үтте. Шул ук вакытта Башкортстанда татарларны башкорт дип яздыру да үз нәтиҗәсен бирә, дигән фикердә ул. Татарлар саны кимү дәрәҗәсе турында ул: “Миңа калса, бу әле бик үк үкенечле сан түгел. Күбрәк тә булырга мөмкин иде. Татарстанда татарлар саны үсүне позитив фактор дип бәяләп була. Татарстанда татар теленә аз-маз игътибар булу, татар халкының үз республикасын үз итүенең берникадәр уңай нәтиҗәләре бар. Тел сәясәтен бик үк уңай дип бәяләп булмый, әлбәттә, әмма төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда татарларга уңай шартлар тудырылган”, - дип белдерде ул.

Татарлар да “зур гаилә”гә кайтмас, мөгаен

Айрат Фәйзрахманов, тарихка тукталып, 20 нче гасырда, мәсәлән, 1959 елда халыкның 170 меңгә артканын, аннары 680 меңгә артканын билгеләп үтте. “Ул вакытта “зур гаилә” төшенчәсе бар иде демографиядә. 2-3 баладан күбрәк бала үстереп, күп балалы гаилә булып яшәү гадәти күренеш иде. 60-70 елларда “зур гаилә” дигән төшенчә әкренләп юкка чыга бара, бу да үз нәтиҗәсен бирә. Татарлар, шәһәрләшкән халык буларак, зур гаиләгә кайтмас инде хәзер, мөгаен. Дөньяда ике балалы гаилә булып яшәү тенденциясе күзәтелә. Хәзер җир шарында 40 млрд кеше булыр дип куркыталар. Бу бик үк дөрес нәтиҗә түгел. Акрынлап хәтта Африка, Азияләрдә дә халык шундый гаилә тибына күчә: ике балалы гаилә киң таралыш ала. Киләчәктә дә татарларга артык зур үсеш хас булмас инде, мөгаен. Иң уңай фараз шушы саннар тирәсендә калыр, ә тискәре фараз, ягъни депопуляция дәвам итәр”, - дип билгеләп үтте ул. Телне белмәүче татарлар саны артуына килгәндә, Айрат Фәйзрахманов фикеренчә, бу кемнәрнеңдер “туган телем - икенче халык теле” дип әйтергә оялуы белән бәйле булырга мөмкин. Ә кайберәүләр, үз телен начар белсә дә, туган телен татар теле дип атый. Әңгәмәдәш үзе татар телен белмәүче татарлар саны чынлыкта әле күбрәктер дә, дигән фикердә. Шәһәрдә яшәүчеләр арасында телне сөйләм теле дәрәҗәсендә генә белүче татарлар күп булуына ишарәләде ул.

Авыл җирлегенә кагылышлы программалар гына яшьләрнең “шәһәрләшү”ен туктатып кала алмый

“Татарларның кимүенең тагын бер сәбәбе – халыкның авылдан шәһәргә күчүе. Авыл ул – моноэтник мохит. Бу Татарстан өчен генә хас әйбер түгел, гомумән, дөньяда халык шәһәрләшә бара. Бу тенденция дәвам итәр, чөнки авыл җирлегендә эш урыннары артмас, авыл хуҗалыгында хәзер автоматлаштыру процессы бара. 10-20 еллар эчендә бу технологияләр безгә дә килеп җитәр. Яшьләр һәм авыл халкы киләчәктә дә шәһәргә күченер дип уйлыйм, гәрчә Татарстан авыл җирлегендә халыкны авылларда калдыру сәясәтен алып бара, төрле программалар эшли, әмма шәһәрләргә күчү тенденциясен алар белән генә туктатып булмый. Бу - дөнья өчен хас әйбер. Әлбәттә, бер 20-30 процент кеше авылда калыр, авыл җирлегендә яшәргә яратучы кеше ул һәрвакыт бар. Әмма төп халык, 70 проценттан артыгы, шәһәрләрдә яшәр. Статистика буенча, безнең авыл җирлегендә шулкадәр татар яши диләр, алар бәлки авылларда язылгандыр да, әмма төп эш урыннары шәһәрдә аларның. Яшьләр шәһәрдә фатирларны арендага алып яши. Авылда кунып, төп эш урыны шәһәрдә булырга мөмкин, һәм ул шәһәр мохитендә яши дигән сүз”, - ди Айрат Фәйзрахманов.

Район үзәкләре “руслаша”

Әңгәмәдәш район үзәкләренең дә “руслашу”ын билгеләп үтте. “Район үзәкләрен карасак, аларның күбесе инде авыл җирлеге түгел, кечкенә шәһәрчекләр дип әйтергә була, анда татар теле үзен “яхшы хис ит” дип әйтеп булмый. Район үзәкләренә дә акрынлап халык рус теленә күчә бара. Минем карашка, татар теленең киләчәге буенча фараз күбрәк тискәре якка авыша. Бу - объектив тенденцияләр. Милли мәгарифкә, хәзерге заманда шәһәр мәдәният инфраструктурасын үстерүгә игътибар юнәлтеп, яшьләр өчен кино, кызыклы музыка өчен шартлар тудырып, милли мәктәпләргә күбрәк инвестицияләр кертеп, аны абруйлы мәктәп итеп булдыру гына татар халкын шәһәр шартларында коткарып кала ала”, - ди ул. Ә менә төбәкләргә килгәндә, анда инде хәл мөшкелрәк, татар мәктәпләре юк ителгәнлектән, анда милли үзаң юнәлешендә генә эш алып барылуы мөмкин, дип саный Айрат Фәйзрахманов. Ул Мәскәү тарафыннан да татар мәктәпләрен торгызу нияте булмавын искәртте. Айрат фикеренчә, Европаның төбәк телләре хартиясе аша хокукый механизмнарны эшкә җигеп булыр иде. “Аны үз вакытында Дәүләт Думасы да караган иде. Кызганыч, аны кабул итмәделәр. Андый хартия эш итсә, Россия җирлегендә татарларга милли мәгарифне торгызырга күпкә җиңелрәк булыр иде. Бәлки, шуның өстендә эшләргә кирәктер”, - ди ул.

Башка дәүләтләр безгә үрнәк

Шулай да, Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, дөньяда күп кенә үлеп беткән диярлек телләрнең торгызылуы үрнәкләре бар. “Израильдә телне торгызуга дәүләт сәясәте һәм милләтенең көчле үзаңы ярдәм иткән. Европада, мәсәлән, Каталонияне, Уэльсны алсак, әкренләп анда тел торгызыла. Катаолония безнең өчен үрнәк булып тора. Аларның тел сәясәте тәҗрибәсенә карарга кирәк”, - ди ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев