Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарларга – гектар" татарларны туплый алырмы?

Ерак Көнчыгыш халкын 2030 елга миллионга якын кешегә арттырып, 7 миллионга җиткерү планлаштырыла. Бу Россиянең Ерак Көнчыгышны үстерү министрлыгы әзерләгән төбәкнең демографик сәясәте концепциясе проектында күздә тотыла. Проект Кеше капиталын үстерү буенча агентлык, Фәнни-иҗтимагый экспертиза институты белән берлектә эшләнгән.

Концепция проекты Кеше капиталын үстерү буенча агентлыкның рәсми сайтында бастырылган. Документны декабрь аенда Россия Хөкүмәте көн кадагына кую планлаштырыла, дип хәбәр ителә Ерак Көнчыгышны үстерү министрлыгы мәгълүматында.

2030 елга – 7 миллион кеше

“Ерак Көнчыгышта демографик сәясәтнең 2030 елга кадәр стратегик максаты 2020 елга халык санының тотрыклы рәвештә 6,2 миллион кеше булуына ирешеп, 2030 елга 7 миллионга кадәр җиткерүдән гыйбарәт”, диелә документта.

2016 ел башына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Ерак Көнчыгыш федераль округында халык саны 6,2 миллионга якын булган, бу Россия халкының 4,2 процентын тәшкил итә.

2030 елга – гомер озынлыгы 78 яшь

2030 елга Ерак Көнчыгыш федераль округында гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр озайту күздә тотыла. Хәзер бу күрсәткеч 68,7 яшьтән гыйбарәт, гомумроссия дәрәҗәсеннән бу 2,7 елга түбәнрәк. Концепциядә билгеләп үтелгәнчә, шушы демографик максатларга ирешү өчен балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменә чыгымнарны еллык төбәк тулаем продукты дәрәҗәсеннән 3-4 процентка һәм халык сәламәтлеген саклауга чыгымнарны 6 процентка кадәр арттыру күздә тотыла.

Концепцияне 3 этапта гамәлгә ашыру ниятләнә. Беренчесе 2017-2020 елларга, икенчесе 2021-2025 елларга, өченчесе 2026-2030 елларга исәпләнгән.

Концепция авторлары, Ерак Көнчыгышның алдан күзалланган социаль-икътисади үсеше буенча бурычларны хәл итү өчен, демографик процесслар белән идарәдә стандарт булмаган карарлар кабул итү таләп ителгәнен билгеләп уза.

Хәзерге вакытта Ерак Көнчыгышны үстерү министрлыгы Кеше капиталын үстерү буенча агентлык белән берлектә, Ерак Көнчыгышның демографик сәясәте концепциясен гамәлгә ашыру буенча 2017-2020 елларга чаралар планын эшли.

2017 елның 1 февраленнән Россия гражданлыгына ия һәркем заявка бирә ала

Быел 1 майда кабул ителгән “Ерак көнчыгыш гектары” 119 нчы федераль законы да демографик вазгыятьне яхшыртуга уңай этәргеч бирергә тиеш. Закон нигезендә Ерак Көнчыгыш федераль округында гражданнарга бушлай 1 гектарга кадәр җир участоклары бирелә. Хәзергә шушы төбәктә яшәүчеләр генә бу мөмкинлектән файдалана ала, киләсе елның 1 февраленнән Россия гражданы булган һәркем “Ерак Көнчыгыш гектары”на заявка бирергә хокуклы.

Ерак Көнчыгыш федераль округында гектар җирләр Амур, Сахалин, Магадан өлкәләре, Чукотка һәм Яһүд автономияле өлкәләре, Приморье, Хабаровск, Камчатка крайлары, Саха (Якутия) Республикасында бирелә ала. Әлеге илкүләм проект Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) һәм РФ Ерак Көнчыгышны үстерү министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.

"Татарларга – гектар" татарларны туплый алырмы?  

Бу нисбәттән, “ВКонтакте” челтәрендә Ерак Көнчыгыш федераль округында җир алырга теләүче татарлар өчен “Татарларга – гектар” ("Гектар для татар") төркеме барлыкка килде. Төркемне оештыручы Tatar Activity исеме астында язучы татар егете Ерак Көнчыгышта бер урыннан җир алырга теләүче татарларны туплау эшен башлаган. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә егет ни өчен шушы эшкә тотынуы хакында сөйләгән иде. Аның әйтүенчә, Ерак Көнчыгышта җир алырга теләүче татарлар да бар.

“Мин үзем татар мәдәнияте белән кызыксына идем, башта Татарстанга күченеп яшәргә җыендым, шуны тормышка ашыру мөмкинлекләрен эзләдем. Шуларның берсе – быел Татарстанда гамәлгә кертелә башлаган ватандашларны күчереп кайтару программасы. Тик шуның белән параллель рәвештә Ерак Көнчыгышта гектар җир бирү программасы эшли башлады. Бу хакта яңалыклардан очраклы гына белеп алып, катнашырга булдым. Быел язын Казанга бөтен дөньядан татарлар җыелуы турында тапшыру карадым. Аннары Ерак Көнчыгышта кайберәүләрнең нәселләре белән җыелышып, җир алырга җыенуларын белгәч, шушы төбәккә күчеп китәргә теләгән татарларны берләштерү идеясе туды”, – диде төркемне оештыручы.

“Күченеп яшәр, файдалы эш башлар, предприятиеләр булдырыр өчен дәүләт шундый мөмкинлек бирә. Күршеңдә кемнәр булуы бик зур әһәмияткә ия, ә милли үзенчәлекләрне бергәләп саклауда татарлар тупланып тормыш башласа, отышлы”, – дигән иде Tatar Activity “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Программа буенча махсус портал бар

119 нчы федераль закон үз көченә кергәч, надальныйвосток.рф электрон порталы эшләтеп җибәрелгән. Шушы сайт аша 1 гектарга кадәр (ягъни аннан азрак алырга була, күбрәк бирелми) мәйдан җир участогы сайлап, аны алуга шунда ук гариза бирергә була. Федераль законда каралганча, җир гражданга арендага тапшырыла. Җир биләмәсе авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы, аучылык хуҗалыгы эшләре алып баруга, бизнес булдыруга һәм законда тыелмаган теләсә нинди максатка бирелә ала. Җир алынганнан соң 5 ел файдаланылмаса, ул кешедән кире алына, эшкә җиксә, – арендага алучының милкенә әйләнә. Порталда яңа җирләр үзләштерүдә гражданнарга дәүләт ярдәме чаралары күрсәтелгән.

Көньяк Сахалинск шәһәрендәге уку-мәдәни үзәге рәисе Зәкия Вәлитова "Татар-информ"га Ерак Көнчыгышка халыкны күчерү программасында татарларның да катнашуын теләве хакында белдергән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев