Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарларда көнчыгыш геннары очрый

Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре, политология фәннәре кандидаты Илшат Сәетов The Family Tree DNA Learning Center BETA оешмасы аркылы генетик анализ ясаткан. Аутосом генеалогик анализның (atDNA) беренче нәтиҗәләрен алган. Алар хакында кыскача ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде. “Көнбатыш Европадан тамырлар булуы гаҗәпләндерде. Охшашлыкларны эзләү системасы, шулай ук, фин милләтеннән икетуганнан алып, аннан ераграк кардәшләрне тәкъдим итә. Бу күбрәк этник фонны күрсәтә торган әйбер. Ераграк буыннарга киткәндә, нәтиҗәләре төгәл булып бетмәскә мөмкин. Бу анализ йомгаклары буенча, ата-балалар кайсы яктан килгән, кайсы халык геннары хас булуын карап була. Гадәттә, тикшеренүчеләрнең нәтиҗәләрендә Көнчыгыш Европа өлеше күп була. Русларның да күп өлешен Көнчыгыш Европа дип язып куялар, бәлки, элекке Болгар геннары да шунда кереп киткәндер, әйтеп булмый. Миндә ул 27 процент дип күрсәтә. Күпчелек татарлар һәм мишәрләрдә ул 50 процент тирәсе чыга. Көнбатыш һәм Үзәк Европа миндә 22 процент чыкты, шуңа шаккаттым. Ниндидер әбиләр, бәлки, шуннан килгән булдымы икән? Белмим. 15 процент Финляндия дигән. Фин геннары татарларда шактый еш очрый. Анализ нәтиҗәләрендә 16 процент Кече Азия, Төркия геннарына карый. Бер апам әйткән иде, бабайның әнисен кемдер төрек карчыгы дип йөрткән, имеш. Ләкин аны хәзер белеп булмый инде. Бу фараз гына. Төрекләр бит үзләре дә катнаш халык. Төрекләрдә Урта Азиядән калган геннарның 15 проценты гына. Алар рум, греклар белән кушылганнар. Шулай ук, ДНК 8 процент себер якларын, тагын 8 процент Көньяк Азияне күрсәтте. Монда төрле халыклар – якут, бурятлар, кытай, японлылар керә. Монголларның да тәэсире бар”, - дип сөйләде Илшат Сәетов. Әңгәмәдәш үзенең “Татар ДНК”сы проекты координаторы Мәгъсүм Акчурин белән элемтәдә булуын әйтте. “Аннан сорагач, ул “көнчыгыш геннарның татарларда очравы гадәти хәл, Көнбатыш Европа чыгуы сирәк була” диде”, - дип белдерде Илшат Сәетов һәм анализ нәтиҗәлеренең 100 процент дәрәҗәдә дөрес булмаска мөмкинлеген дә искәртте. Илшат Сәетов тагын ике анализ – әтисе ягыннан Y-хромосома, әнисе ягыннан метахондриаль ДНК анализларын көтүен әйтте. “Алар озаграк эшләнә, июнь азагы – июль башында чыгарга тиеш. Алар төгәлрәк булырга тиеш”, - диде ул. Әңгәмәдәш фикеренчә, никадәр күбрәк татар шундый тикшеренүләр ясата, татарларның генетик тамырлары турында нәтиҗә чыгару да шулкадәр җиңелрәк булачак. “Хәзер халыкта кызыксыну арта. Фейсбукта бу хакта язгач, берничә кеше “кайда эшләттең, ничек заказ бирдең” дип кызыксынды. Мин генетик тикшеренү ясаткан оешма – Америкадагы бер фирма. Хәзерге вакытта иң тирән һәм төгәл анализ ясый торган фирма шул”, - диде ул. Илшат Сәетов “Фейсбук” челтәрендәге битендә ДНК анализы нәтиҗәләренең чираттагы порциясе килгәнен хәбәр итә. Алар буенча, әнисе линиясе буенча, әбисенең әбисе берникадәр палеоиндеецлар туганы булуы турында әйтелгәнен билгеләп узды.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев