Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарлар үзләренең милли мәдәниятен саклап калган халык" - Егор Чернышов

“Татарлар үзләренең милли мәдәниятен саклап калган халык”, – дип белдерде Санкт-Петербургта яшәүче театраль режиссер Егор Чернышов “Татар-информ”га. Ул быел, Буа дәүләт драма театрының “Буа Талиясе” II театраль лабораториясендә катнашып, беренче тапкыр татар артистлары белән эшләп карады. Егор Чернышов әледән-әле Россиянең төрле төбәкләренә йөреп тора, театрларда спектакльләр куя. Буа театраль лабораториясе кысаларында ул язучы Ркаил Зәйдулланың “Мишәр хикәяләре” циклыннан “Мылтык” хикәясен сәхнәләштерде. “Буа Талиясе”ндә тәкъдим ителгән “Мылтык” татар телендә барды. Экспертлар рус телле режиссердан ничек татар телендә спектакль куярга җөрьәт итүе турында кызыксынды. “Минем моңа кадәр дә милли театрлар белән эшләгәнем булды. Карелиянең дәүләт милли театрында карел телендә спектакль куйган идем. Шуңа күрә мондый тәҗрибәм бар,татар артистлары белән татар телендә эшләргәдә авыр булмады. Беренче өч сәгать генә кыенрак, аннан соң күнегәсең, аңлый башлыйсың”, – диде Егор Чернышов “Татар-информ”га. Мәсәлән, Буада аңа татарча әсәрне дүрт көндә сәхнәләштерергә туры килде. Быелгы “Буа Талиясе”нә Егорны әлеге проектның авторларыннан берсе – Г.Камал театрының әдәбият бүлеге җитәкчесе, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов чакырган. “Егор теләп риза булды”, – ди Нияз Игъламов. Аңа Ркаил Зәйдулланың дүрт хикәясе җибәрелгән, ул алар арасыннан “Мылтык”ны сайлап алган. “Театраль эскиз кысаларында, дүрт әсәрне дә колачлау мөмкин түгел, ә “Мылтык”ның сюжеты бар кешегә дә аңлаешлы булачак дип уйладым”, – диде режиссер. Бу әсәрнең төп идеясен КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова “Үлгән артыннан үлеп булмый”, дигән халык гыйбарәсе белән аңлатып булыр иде, диде. Спектакльне караган экспертлар, шул исәптән Мәскәүдән театр белгече Александр Вислов, Санкт-Петербург театр сәнгате академиясен тәмамлаган Егорның зыялы режиссурасын югары бәяләде. Әмма Миләүшә ханымның хикәя авторына дәгъвасы бар иде. "Ркаил Зәйдулланың "Мишәр хикәяләре" дигәч, әлеге әсәрләр циклында башка милләтләрдән аерылып торучы чын мишәр холкын күрәсе килгән иде, кызганычка, аларда ул юк", – диде галимә. Егорның исә Буага гына түгел, Татарстанга беренче тапкыр килүе икән. “Миңа татар театры белән эшләү кызыклы булды, ул башкалардан аерылып тора. Әйтик, Карелиядә яшәүче халыкның 10 процент тирәсе генә кареллар һәм аларның яртысы гына туган телен белә, бу халык телен, мәдәниятен югалтып бара. Татар халкы үзенең милли мәдәниятен саклап калган. Татар театрлары белән киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә телим”, – диде ул.
Лилия Гаделшина, Татар-информ
Фото: Рамил Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев