"Татарлар Үзбәкстан дәүләтен төзегән милләтләрнең берсе" – Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты урынбасары Марс Тукаев
18 октябрьдә Казанга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чакыруы буенча Үзбәкстан татарлары делегациясе килде. Бу уңайдан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты урынбасары Марс Рифкать улы Тукаев: "Күрше регионнарда, төбәкләрдә безнең татарлар күпләп яши, ләкин 1989 елгы Халык санын алу нәтиҗәләренә караганда Үзбәкстанда 500 меңгә якын татар яшәгән булса, хәзерге көндә анда 300 меңгә якын татар яши. Бу бик зур сан”, - диде.
Чагыштыру өчен, Финляндиядә меңгә якын, Кытайда 5 мең,Төркиядә 25 мең татар яшәве билгеле.
Марс Тукаев Үзбәкстанда яшәгән татарлар һәм Татарстан республикасында яшәгән татарлар арасында мөнәсәбәтләр бик борынгыга барып тоташа дип белдерде. “Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, безнең милләттәшләр дини белем алу өчен Бохарага, Сәмәркандка барганнар. Бу төбәкләр безгә Шиһабетдин Мәрҗәни, Габденнасыйр Курсави кебек шәхесләрне әзерләгәне өчен дә бүгенге Үзбәкстан җирләренә без баш ияргә тиешбез дип саныйм. Шулай ук татарлар ул төбәккә күпләп чукындырулардан качып киткәннәр”, - диде ул.
Марс Тукаев әйтүенә караганда, Россия белән Урта Азия арасында мөнәсәбәтләр урнашу өчен татарлар күпер вазифасын башкарган. Революциядән соңгы, сугыштан соңгы елларда да бу агым туктамаган. Урнашу гына түгел, ә алар ул төбәктә үз эзләрен калдырганнар. Үзбәкстанны күтәрүдә үзләреннән гаять зур өлеш керткәннәр.
“27 июнь Үзбәкстанда Матбугат көне икән. Шунысы кызык, беренче үзбәк газетасы “Тәррәкый” дип аталган. Ул 1906 елда чыга башлаган һәм аның мөхәррире безнең милләттәшебез Исмәгыйль Габитов булган. Шулай ук Советлар чоры вакытында да бик күп җитәкче урыннарда татарлар эшләгәннәр. Беренче җәдит мәктәпләрен татарлар оештырган. Үзбәк театр үсешенә татарлар әйтеп бетергесез зур өлеш керткәннәр. Һәрвакыт татарлар үзбәкләргә зур ярдәм күрсәтеп килгәннәр”, - дип санап үтте Марс Тукаев.
Аның әйтүенчә, Үзбәкстан татарлары делегациясе алып килгән мәдәни программа белән кызыксынучылар шактый булган. “Безгә бик күп төбәкләрдән кунаклар килгәне бар, әмма бу кадәр кызыксыну әле күргән юк иде. Кичә Чаллыдан, Әлмәттән, Бөгелмәдән килеп, чакыру билетлары алып китүчеләр булды”, - диде ул.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев