"Татарлар үз заманында Евразиядә иң алдынгы җәмгыятьләрнең берсен коруга ирешкән" - Энхчимэг Цендмаа (әңгәмә)

Күптән түгел Казанда “Алтын Урда тарихы һәм татар ханлыклары” дигән V халыкара гыйльми җыелыш уздырылды. Анда Монголия Фәннәр академиясенең иҗтимагый фәннәр бүлеге гыйльми секретаре Энхчимэг Цендмаа да чыгыш ясады. Тарихчы галимә белән корган әңгәмә укучыларыбыз өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз. – Сез безне, татарларны кардәшләрегез дип саныйсызмы? Гомумән, монголларның татарларга мөнәсәбәте ничек? – Татарстан Республикасы биләмәләре заманында Алтын Урданың үзәге булган дип исәпли монгол тарихчылары. Шуңа күрә Алтын Урданы өйрәнүдә Татарстан галимнәренең әй­дәп баруы бер дә гаҗәп тү­гел. Татарлар үз заманында Евразиядә иң алдынгы җәмгыятьләрнең берсен коруга ирешкән. Сер түгел, монгол бабаларыбыз сан ягыннан әллә ни ишле булмаган. Мәмләкәтнең төп халкы – әлбәттә, җирле халык. Аз санлы булгач, алар төп халыктан аерым яши алмый. Шуңа күрә монголлар әкренләп татарлар арасында үзенчәлеген югалта барган. Шуның өстенә монгол империясен тәшкил иткән өч олыста да ислам дине кабул иткәннәр. Шул рәвешле төркиләшә, исламлаша барганнар. Ә менә Юань им­периясендә булган монголлар саклаган, милли үзен­чәлекләрен җуймаган. 1368 елны, кытай җирендә хакимлеген югалтканнан соң, тарихи ватаннарына, хә­зер­ге биләмәләренә әй­ләнеп кайтканнар. Соңгы бөек хан Тоган Тимур яраннары, яугирләре белән ватаныбызга кайтып урнашкан. – Хәзерге дөнья сәя­сә­тендә Монголиянең үз йөзе бармы? Бөек күр­ше­ләре Кытай, Казахстан, Россия арасында үзенчә­легеңне саклау кыенмы? Тора-бара күршеләренең колониясенә әйләнү куркынычы юкмы? – XIII-XIV гасырларда монгол иленең төп җир­ләре булган Монголия бү­ген­гәчә бәйсезлеген саклап килде. Бигрәк тә 1911 елны, Манчжур-Цин империясе җи­мерелгәннән соң, цин­леләргә бәйлелектән котылды. Шуннан соң ике бөек дәүләт, төньяктагы – Россия империясе, көньяк­тагы Кытай дәүләте арасында тыныч кына яшәп килде. Совет заманында Монголия чак кына СССРның унал­тынчы республикасы булмый калды. Берзаман кытайлар белән мөнәсә­бәтләр катлауланып киткән иде. Инде хәзер, үзгәртеп кору җилләре искәннән соң, Кытай Халык Республикасы белән дә, Россия белән дә яхшы гына багланышлар урнашты. Нишлисең, кат­лау­лы заманда яшибез, гло­бальләштерү җилләре безне дә әйләнеп уза алмый. Икътисадый законнар бар: чит илләрдән алдынгы тех­нологияләр алмыйча, үз­ләштермичә бе­рәү дә яши алмый. Әле шунысы да бар: XXI гасырны Кытай гасыры диләр. Шунлыктан кытай тауарла­ры­ның, кытай тех­ноло­гия­лә­ренең Мон­го­лия­гә бик нык үтеп керүе гаҗәп түгел. Әлбәттә, икътисадый бәй­сез­легеңне сак­лап калу бик кыен. Без ничек тә биреш­мәскә тырышабыз. – Сез урысча бик яхшы беләсез икән... – Мин бит Мәскәү дәүләт университетының тарих фа­культетында укыдым. Кандидатлык диссертациясен дә Россиядә якладым. Менә мондый кон­ферен­цияләрдә катнашып торганга, урыс теле онытылмый. – Конференция көннә­рендә галимнәрне Болгарга алып барачаклар. – Моңарчы Казанны ишетеп кенә белә идем. Инде күреп сөендем. Болгарны да бик күрәсем килә. Анда бит Бату ханның сарае булган. Шуннан торып ул бөек мәм­ләкәт белән идарә иткән. Бату хан йөргән җир­ләрне кү­реп-гизеп йөрү бәхетенә дә ирешәчәкмен, шәт.

Рәшит Минһаҗ

Чыганак: http://www.vatantat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: