Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарлар - театр ярата торган халык...

“Шәһәр җирендә, шушы Дәрвишләр бистәсендә татар театрын саклап калуның сынаулы еллары булгандыр – аңлыйбыз. Ул сынаулы еллар артта калды, - дип Казан шәһәрендәге бердәнбер халык театры коллективын 70 яшьлек юбилее белән котлады Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге җитәкчесе, фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова. - Бүгенге көндә без тулы канлы, яшьләре дә, үсмерләре дә, агайлары-апайлары да булган тулы бер гаилә – театр гаиләсен күрәбез”. Ул театрның үз йөзен дә, репертуарын да саклап кала алуын билгеләп үтте. “Бу театр артистлары үзешчәннәр генә түгел, алар күңелләрендә актерлык йөртүчеләр. Алар театр белән яшәүчеләр”, - диде ул һәм театрның һәр спектаклен көтеп алган тамашачыга да рәхмәтләрен җиткерде. Казан шәһәренең Совет районы Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараеның халык театры үзенең 70 еллыгын билгеләп узды. Үзешчән коллектив үз тамашачысына репертуардагы иң яхшы спектакльләреннән өзекләр күрсәтте һәм котлаулар кабул итте. “Республикада Халык театры исемен йөрткән 122 театр бар. Алар арасында татар театрлары күбрәк, чөнки татарлар - театр ярата торган халык, - диде Фәнзилә Җәүһәрова “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Театр ул халкыбызның әхлак нормаларын саклап тора”. “Халыкның күңеле театрда булганда, халык театрлары булыр дим. Районнарда үткәрелгән бөтен кичәләргә дә театраль тамашалар сорала. Хәтта шуның өчен генә булса да авылларда театраль төркемнәр кирәк. Ә инде Халык театры дигән рәсми исемгә лаек булган үзешчән театрлар шактый драматик әсәрләрне сәхнәләштерергә алыналар. Алар авылдашларына, күрше-тирә районнарга чыгып спектакльләрен күрсәтәләр, ягъни, “прокатка” чыгаралар”, - дип халык театрлары мәсьәләсендә вазгыять белән таныштырды Фәнзилә Хәкимовна. Аның әйтүенчә, Халык театрлары җитәкчеләренең 70 проценты - Казан мәдәният институтын тәмамлаган белгечләр. Алар арасында профессиональ дәрәҗәдә эшләүчеләр дә бар. Фәнзилә Җәүһәрова халык театрлары белән район башлыклары да кызыксына башлавын билгеләп үтте. “Бу “Идел-йорт” фестивале буенча да ачык чагыла”, - диде ул. Искәртеп үтәбез, республикада үткәрелә торган “Идел-йорт” халык театрлары фестивале Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге тарафыннан үткәрелә. Муниципаль районнардагы зональ турларны үтеп, финалга чыккан халык театрлары үз спектакльләрен Казанның ике мәдәният сараенда күрсәтә. Аның берсе – Казанда бердәнбер татар халык театрының базасы булган Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сарае.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев