"Татарлар тарихында XV-XVI гасырлардагы өйрәнерлек әйберләр күп әле" - Булат Рәхимҗанов
Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Булат Рәхимҗанов фикеренчә, татарлар тарихында XV-XVI гасырлардагы өйрәнерлек әйберләр күп әле. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Фәннәр академиясендә “Мәскәү һәм татар дөньясы: үзгәрешләр чорында хезмәттәшлек һәм каршылык” (“Москва и татарский мир: сотрудничество и противостояние в эпоху перемен”) исемле китабын презентацияләү чарасында белдерде.
“Мин югары уку йортында укыганда шундый хис туды: 1480 елда Угра елгасында кара-каршы торудан соң, аның артыннан ук 1552 нче елда Казанны яулап алу китә, ә менә алар арасында нәрсә булганы билгесез, дәреслекләргә караганда, анда әйтерсең берни булмаган. Миңа бу кызык булды, анда да бит тормыш дәвам иткән. Менә бу сәбәп мине китап язарга этәрде”, - дип белдерде Булат Рәхимҗанов. Ул китабының гомуми күзәтү рәвешендә булуын, анда әле аерым-аерым җентекләп өйрәнерлек темалар бихисап икәнен әйтте.
Тарихны өйрәнү барышында туган бәхәсләрне Булат Рәхимҗанов бар кешеләрнең дә вакыйгаларны үзенчә күрүе белән аңлатты. “Бу нормаль күренеш, моңа борчылырга кирәкми. Вакыйгаларга эмоцияләрсез карарга кирәк, шул вакытта конфликтлар да әзрәк булачак”, – диде тарихчы.
Булат Рәхимҗанов һәйкәлләргә карата фикерен белдереп, Казанны яулап алу вакыйгасы буенча бернинди һәйкәлләр кирәкми дип уйлавын белдерде. “Руслар ягыннан да, татарлар ягыннан да кирәкми. Бу инде күптән булган хәл, шуңа күрә бу вакыйга безнең өчен нейтраль булырга тиеш. Шәхсән минем өчен ул нейтраль. Әгәр миндә 25 процент рус, 25 процент мордва, 50 процент татар каны акканда, мин моңа ничек карый алыйм инде?! Конфликтларга юл куймауның бер ысулы милләтара никахлардыр инде, бәлки”, – дип билгеләп үтте ул. Тарихчы, гомумән, тарихи шәхесләргә һәйкәл куюны кирәк санамый. “Каядыр “Не сотвори себе кумира” дип язылган сүзләр бар, минемчә, беркемгә кирәкмидер”, – диде Булат Рәхимҗанов.
1480 елда Олы Урда ханы Әхмәт һәм Кырым Мәскәү кенәзе Иван III арасындагы хәрби хәрәкәтләр тарихка "Угра елгасында кара-каршы тору (Стояние на реке Угре) исеме белән кереп кала. Совет һәм Россия тарихчылары фикеренчә, бу "монгол-татар изүе" бетүгә һәм Рус дәүләтенең ныгуына китерә.
1552 елда Казан ханлыгы яулап алына.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев