Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарлар кебек чип-чиста татарча сөйләшергә телим" - француз Александр Казачевский

Кичә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиадасының иҗади туры узды. Анда Татарстаннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 500ләп кеше катнашты. Иҗади тур катнашучының үзен-үзе жюри әгъзаларына тәкъдим итү, үзенең туган һәм яшәгән җире хакында мәгълүмат бирүдән гыйбарәт. Сәләтләрен җыр һәм шигырь белән дә ачып бирүчеләр бар. Мисал өчен, Франциядән килгән Александр Казачевский Муса Җәлилнең “Бакчачы бабай” шигырен яттан укыды. Моннан тыш ул “туган тел”не дә белүен әйтте. Франциягә аның әби-бабалары моннан бер гасыр элек Украинадан күчеп киткән. Шуңа да ул үзенең тамырларын, рус әдәбияты һәм мәдәниятен, аңа бәйләп, татарчаны да өйрәнә башлаган. “Мин татар телен рус теле аша өйрәнә башладым. Моннан 3 ел элек Мәскәүгә рус телен өйрәнергә килдем. Дусларым бер көнне Казанны күрергә барачаклары хакында әйтте һәм аларга ияреп мин дә килдем. Казан бик зур һәм матур шәһәр. Ул миңа бик ошады”, - ди үзен Искәндәр дип таныштырган Александр Козачевский. Казанга килгән французга татарлар нигә рус телен өйрәнәсең, татарча өйрән, дип “киңәш” бирә һәм Александр Франциядә татар теле нечкәлекләренә төшенә башлый. Бәхетемә, мин укый торган университетта рус һәм татар телләрен факультатив рәвештә укып була, ди ул. Татар теле укытучысын Александр бик тыныч, киң күңелле, кунакчыл булуы өчен үз итүен дә билгеләп үтте. “Мин белгән бөтен татарлар да киң күңелле һәм кунакчыл”, - диде Александр Козачевский “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына. Тел буларак татар теле миңа бик кызыклы һәм аны өйрәнү минем өчен уен кебек, ди француз. “Мин кайчан да булса татарлар кебек чип-чиста татарча сөйләшергә телим”, - диде олимпиада катнашучы. Казанда аңа Казан Кремле ошаган. “Ул сезнең кар кебек чип-чиста, Мәскәүнеке төсле кызыл түгел. Бу бик матур шәһәр. Биредә бер миллион кеше яши. Мәскәү минем өчен бик зур, анда кыенрак. Казан исә авыл шикелле, биредәге зур елгалар диңгез кебек. Мин Казанда күңел белән ял итәм. Татарстан, Казан хакында дусларыма сөйләгәндә, алар барысы да монда килергә теләк белдерә. Казанда булган барлык французлар да аны Россиянең “алтын” шәһәре дип атый”, - ди Александр Козачевский.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев