Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарлар һәм башкортлар ассоциациясе вице-президенты Җәннәт Низаметдинова Казахстан Халыклары ассамблеясы бүләгенә лаек булды

Казахстанның “Дуслык” татар мәгариф-мәдәният үзәге рәисе, республиканың Татарлар һәм башкортлар ассоциациясе вице-президенты Җәннәт Низаметдинова хәйрия эшчәнлеге өчен Казахстан Халыклары ассамблеясы бүләгенә лаек булды. Бу хакта Татарстанның Казахстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. "Ақ орамал" Әниләр советының Сәмәй атом-төш полигоны ябылуга 25 ел тулу уңаеннан быел җәй оештырылган хәйрия акциясендә катнашкан өчен Җәннәт Низаметдинова Казахстан Халыклары ассамблеясе рәисе Нурсултан Назарбаев имзалаган Рәхмәт хаты һәм истәлекле сын белән бүләкләнде. Казахстанда үткәрелгән әлеге акциядә 500 хатын-кыз катнашкан булган, бер көндә алар 23 миллион тәңгә акча җыеп, нәтиҗәдә 8 мең кешегә ярдәм күрсәтә алган. Ярдәм кулы сузган гүзәл затлар арасыннан 50 хатын-кыз Рәхмәт хатларына ия булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев