Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарлар гасырлар дәвамында дәүләте булган халык" - Рәфыйк Мөхәммәтшин

Казан ханнарын күчереп җирләү татарлар өчен мөһим аспектларга ия. Беренче чиратта, бу татар халкының борынгы идарәчеләренә һәм дәүләтенә хөрмәтне күрсәтә, дип саный Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин. Интервью с ректором РИИ Рафиком Мухаметшиным “Бу сәяси яктан да бик мөһим. Без – татарлар гасырлар дәвамында дәүләте булган халык, XV гасырда ук Казан ханлыгы белән идарә итүчеләргә хөрмәт белән карыйбыз. Бөек кешеләрнең, Тамерлан кебек, каберләре өстендә мавзолейлар төзегәннәр. Кешеләр анда кереп карап, дога укып чыккан. Бездә дә өстән карап, дога укырга була. Ә Казан ханнарын ислам кануннары буенча җирләү — бу аларга карата зур хөрмәт булыр иде”, дип белдерә ул. Рәфыйк Мөхәммәтшин мавзолейларның табылып, андагы калган гәүдә кисәкләрен өйрәнү фән өчен зур кызыксыну уятуын билгеләп үтә һәм шул ук вакытта аларга карата ислам канунары сакланырга тиешлеген җиткерә. “Казан Кремлендә куелган камера өстән бөтенесен күзәтә. Бу бик дөрес. Әмма ислам кануннарын саклап эш итәргә кирәк. Бу мәсьәләдә галимнәр һәм дин әһелләре арасында бераз бәхәс булды, барысы да шәригать буенча эшләнер дип уйлыйм. Камера сакланыр. Ә ханнар җир астында ятарга тиеш. Бу бик дөрес карар,” — дип җиткерә Рәфыйк Мөхәммәтшин. Интервью с ректором РИИ Рафиком Мухаметшиным
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев