Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарлар – бөек, тарихи халык" - Дагыстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов

Дагыстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов Татарстан Республикасы җитәкчелегенең иң авыр елларда да татар халкы, башка халыклар, бөтен Россия Федерациясе мәнфәгатьләрен яклап килүен билгеләп узды. Ул Казанда узган Татарстан халыкларының III съездында катнашты. Рамазан Абдулатипов Татарстан җитәкчелегенең үз сүзендә тора белүче намуслы кешеләр булуын, хакыйкать, дуслык, туганлык тарафдарлары булуын, моның нәтиҗәсендә республиканың чәчәк атуын ассызыклады. Дагыстан башлыгы Татарстан халыклары ассамблеясенең бөтен Россия Федерациясендә алдынгы урында торуын шәрехләде. "Татарлар – бөек, тарихи халык. Татар халкының бөек казанышларының берсе – татарларның руслар белән, Россия белән берләшүендә. Татарлар бүгенге шартларда Россиядә лаеклы урынын тапты. Татарлар Россияне бизи. Россиянең төрле өлкәләрдәге тормышында татарлар гел катнашты. Шуңа күрә, татарлар Мәскәүгә дә, кавказлыларга караганда, якынрак булды", – дип белдерде Рамазан Абдулатипов.  
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев