Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша

Канадада уза торган дуслык парады "Nuestroamericana-2018" фестивалендә татарлар беренче тапкыр катнаша. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте. Канаданың Монреаль шәһәрендәге “Мирас” мәдәни үзәге 11 август көнне Монреаль шәһәрендә үтәчәк җәмгыять һәм диаспоралар мәдәнияте бәйрәмендә катнаша. Парадта “Мирас” үзәге Татарстан һәм Башкорстан әләмнәре белән катнашачак, диелгән әлеге хәбәрдә.
  • "Nuestroamericana" дуслык парады Монреальдә быел сигезенче тапкыр үтә. Ул Америка халыкларын һәм дөньядагы барлык этник берлекләрне берләштерә.

Татар-информ
Фото: tatar-congress.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев