Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарлар бер буында югалтканны, бер буында кайтара да ала" - Мөкатдәс Мортазин

Владимир өлкәсе татарлары ана телен өйрәтергә укытучы эзли. Бу хакта Владимир шәһәренең “Бәхет” милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Мөкатдәс Мортазин хәбәр итте.
 
Владимир өлкәсендә бүгенге көндә 7,5 мең татар исәпләнә. “Безнең өлкәдә татар авыллары юк, татарлар бу якларга башка төбәкләрдән килеп төпләнгән. Безгә татар телен камил белгән, киң карашлы, укымышлы, актив укытучы кирәк. Бу эшне мәгърифәтче миссиясенә тиңләр идем. Балаларга, яшьләргә татар телен өйрәтүдән тыш, милли тәрбиядә, мәдәни чаралар оештыруда да безгә профессионалларның ярдәме кирәк”, - ди “Бәхет” үзәге җитәкчесе.
Владимир шәһәрендә татар теле курслары беренче тапкыр 2002 елда Бөтендөнья татар конгрессының III корылтаеннан соң оештырылган. Төрле елларда Владимир татарларына туган телне төрле укытучылар укыткан. Бервакыт "ТНВ" телеканалы аша укытучыбыз юк дип зарлангач, башка төбәкләрдән татарлар ярдәм кулы сузган. Соңгы тапкыр күрше Иваново шәһәрендә яшәүче Казан кызы Гөлнара Шакирова, атнага бер тапкыр килеп, татар теле укыткан булган. Ләкин әлегә аның гаилә хәле аркасында мондый мөмкинлеге юк. "Без Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына да мөрәҗәгать иттек. Татар телен укытырлык профессиональ белгеч булса, без аны Владимир шәһәрендә кабул итәргә, урнаштырырга әзер”, - дип вәгъдә итә Мөкатдәс Мортазин. Быел Арча педагогика көллияте җитәкчелеге белән дә сөйләшүләр булган. Бу уку елында, апрель-май айларында студентларны педагогик практика үтәргә Владимир шәһәренә җибәрү тәкъдиме карала.
Мәгълүм булганча, Владимир шәһәрендә “Бәхет” үзәге “Дубравушка” 108нче балалар бакчасы белән берлектә 2013 елда ял көннәрендә, шимбә-якшәмбедә эшли торган татар төркеме ачкан иде. “Бу төркемгә 1  яшьтән башлап, 8-9 яшькәчә балалар йөри”, - ди Мөкатдәс Мортазин. “Баланың теле туган телендә ачылырга тиеш. Үз мисалымнан әйтәм. Мин татар телен әкрен-әкрен генә сигез ел элек кенә өйрәнә башладым. Өйдә әти-әнием татарча белми, сөйләшми. Казанга Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чараларга килгәч, телгә кызыксыну уянды, милли тормышка карашым үзгәрде. Хәзер үз балаларымны кечкенәдән татар теленә өйрәтәм. Балалар бакчасында якшәмбе төркеме булуы безнең өчен зур ярдәм”, - ди бүген саф татар телендә сөйләшүче 34 яшьлек Мөкатдәс Мортазин.
“Бәхет” үзәге җитәкчесе үзе өч бала әтисе. “Бала туган телне 5 яшькә кадәр өйрәнсә яхшы, кечкенә чакта телләр үзләштерү җиңелрәк була. Туган тел – милләтнең кабатланмас коды, ул кешегә үзенең милләтен белергә ярдәм итә, милли үзаңны, дөньяга “татарча караш” формалаштыра, кешене гомере буе озата бара. Телгә мәхәббәтне балачактан тәрбияләргә кирәк. Телне 18 яшьтә, өйләндерерлек егет булып үсеп җиткәч өйрәтү инде бик үк дөрес түгел. Бу яшькә кадәр русча гына сөйләшеп үскән егетләргә, кызларга татар теле чит тел булып тоела. Алар, әйтик, татар белән рус милли традицияләре арасындагы аерманы күрми, рус кызына өйләнү, рус егетенә кияүгә чыгу гадәти күренеш итеп кабул итә. Мин, гомумән, татар телен өйрәнмичә, өйләнүчеләр яклы түгел”, - дип фикерләре белән уртаклашты Мөкатдәс Мортазин.
 Vladimir-3
Рус шәһәрендә татар милли тормышы үзәгендә кайнаган кеше буларак ул "киләчәккә өмет белән карыйм", ди. “Милли традицияләрне бер буында югалтып була диләр. Минемчә, аларны бер буында яңадан торгызып та була. Моның өчен тырышырга гына кирәк. Әти-әниләр, әби-бабайлар арасында аңлату эшләре алып барырга, яшьләрне татар гаиләләре корырга өндәргә кирәк”, - дип ассызыклый Мөкатдәс Мортазин.

Лилия Гаделшина, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев