Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарлар белән кызыксынучыларның көчләрен берләштерергә кирәк" - Искәндәр Гыйләҗев

"Без үзебезне, милләтебезне, танылган шәхесләребезне күрсәтә белмибез". Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Татарстан фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев “Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар” темасына багышланган "түгәрәк өстәл" барышында шундый фикерен җиткерде. “Интернетта да татар компоненты яшен тизлегендә үсә. Безгә татарча социаль челтәр кирәк түгел, татарча аралашу системасын берләштереп, яшьләрне җәлеп итү мөһим”, - ди Искәндәр Гыйләҗев. “Татарның милли стратегиясе юк. Без үзебезне күрсәтә белмибез. Безне кем дип беләләр, кем дип саныйлар... Колхозчы! Бөек шәхесләребез бар, без аларны ничек күрсәтәбез? Тукай, Җәлил дибез - шуның белән бетте. Башка галимнәр, язучылар, спортчылар, музыкантларны күрсәтмибез”, - дип борчылуын белдерә тарихчы. "Татарлар белән кызыксынучыларның көчләрен берләштерергә кирәк", - ди галим. -  Чит илдә татар дөньясы, татар мәдәнияте белән кызыксынган кешеләр бар. Алар белән уртак проектлар эшләргә кирәк”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев