Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә чит ит вәкилләре дә белем ала

КФУның Л.Н.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә чит ит вәкилләре дә белем ала. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә югары мәктәпнең җитәкчесе Әлфия Йосыпова әйтте. "Студентларның төп өлеше Татарстаннан булса да, безгә чит өлкәләрдән килеп белем алучылар да бар. Чувашстан, Киров, Оренбург өлкәләре, Марий Эл, Ульян өлкәсеннән дә студентларыбыз бар. Шулай ук ТР Дәүләт программасы нигезендә, безгә чит ил гражданнары да килә. Бүген бездә 10лап Кытай студенты бар. Үзбәкстан, Казахстан, Төркиядән дә килеп белем алалар", – диде Әлфия Йосыпова. Әлфия Шәүкәт кызы сүзләренчә, югары мәктәпне тәмамлаган студентларның төп массасы мәктәпләрдә белем бирә. "Бала үзе теләп тә, татар теле укытучысын яратып, аңа охшарга тырышса, "Татар теле тирәсендә хәлләр шулайрак", дип, әти-әнисе аңа каршы килергә тиеш түгел, – ди югары мәктәп директоры. Аның сүзләренчә, бүлекне тәмамлаган студентлар шулай ук мәдәният-сәнгатьнең төрле өлкәләрендә, музей, театр, нәшриятларда хезмәт куя. Үзләрен журналистика өлкәсендә табучылар да бар. Шулай ук мәктәпләрдә гарәп, инглиз телен өйрәтүчеләр дә бар. "Безнең магистрлар Сабага йөреп, атнага бер тапкыр кытай теле укыта. Укытучы – базар шартларында көндәшлеккә сәләтле профессия", – диде Әлфия Йосыпова. Кукмара районының Зур Сәрдек гимназиясендә "Хәзерге җәмгыятьтә туган телләр" төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Анда Кукмара һәм Саба районы укытучылары, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, укучылар катнашты.
Чулпан Шакирова, Татар информ
Фото: Расих Фасхутдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев