Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татаристика һəм тюркология югары мәктәбе директоры "Ел хатын-кызы" бәйгесендә җиңү яулады (ӘҢГӘМӘ)

5 март көнне С.Сəйдəшев исемендəге зур концертлар залында “Ел хатын-кызы” конкурсында җиңү яулаган хатын-кызларны бүлəклəү тантанасы булып узды. “Галимə хатын-кыз” номинациясендə КФУ професоры, Г.Тукай исемендəге Татаристика һəм тюркология югары мəктəбе директоры Əлфия Йосыпова җиңүгə лаек дип табылды. Бу уңайдан “Татар-информ” хəбəрчесе галимəнең үзе белəн əңгəмə корды. - Əлеге конкурс белəн кайчан кызыксынырга булдыгыз? - Бу конкурс турында күптәннән ишетеп беләм. Татарстанда беренче тапкыр уздырылган елны ук мин хәбәрдар идем, чөнки фәнни җитәкчем – филология фәннәре докторы – Флёра Сафиуллина шулай ук әлеге конкурста катнашты һәм “Хезмәтем-бәхетем” номинациясендә җиңеп чыкты. Без “Ел хатын-кызы” конкурсын даими күзәтеп килдек, ул бик матур конкурс дип әйтәсем килә”. - “Ел хатын-кызы” конкурсы нинди этаплардан торды? - Дөресен әйткәндә, “Ел хатын-кызы” конкурсында катнашуым туп-туры Республика күләменә чыгудан башланмады. КФУда “Ел хатын-кызы” һәм “Ел ир-аты” конкурслары үткәрелде һәм ел саен институтлардан бу конкурсны игълан иткәч, төрле укытучылар үзләре турында мәгълүмат бирә, порфтолио тапшыра. “Республикакүләм дәрәҗәсенә чыгу гаять зур көч сорый!” - Тәкъдим берничә ел элек булуга карамастан, мин шунда ук катнашырга батырчылык итмәдем. Ә быел инде озак уйлап торырга вакыт та булмады, бар көчемне туплап, анкета җибәрергә булдым. Университетның хатын-кызлар лигасына үзем турында мәгълүматлар бирдем һәм нәтиҗәсе, күргәнегезчә, мәгълүм. Ягъни, мин иң элек университет дәрәҗәсендә катнаштым, ә соңыннан университет үзе мине Республикага тәкъдим итте. Конкурсның нигезләмәсе бар һәм аңа карап анкета тутыру сорала. Үзең турында тулаем мәгълүмат бирергә кирәк. Билгеле бер номинациягә дәгъва кылган вакытта, мәсәлән, мин “Галимә хатын-кыз” номинациясенә дәгъва иттем, димәк, фән буенча эшләгән хезмәтләремне тапшырдым, шул исәптән, басылып чыккан мәкаләләр, төрле конференцияләрдә катнашу, аларны оештыру, аспирантлар белән эшләү, диссертацион совет рәисе булу – барысы турында да яздым һәм конкурста катнашырга дип документларымны тапшырдым. Конкурсның башка авырлыгын күрмәдем. - Жюрида утыручылардан кемнəр Сезгə бəя бирде? - Жюрида кемнәр булганын белмим – университетта да, республикакүләм конкурста да барлык кәгазь эшләрен тикшерүче махсус төзелгән жюри бардыр дип уйлыйм. Гомумән, конкурсынң эчтәлеге – катнашучылардан килгән документлар, алар ирешкән уңыш-казанышларны тикшереп, дөрес бәя бирү. Билгеле, хәзер интернет заманы. Мин язган һәрбер мәкаләне конкурс оештыручылары социаль челтәрдән генә күзәтә алды. Минем һәр башкарган хезмәтем интернет киңлекләрендә бар. - Ни өчен бу номинациядə нəкъ менə Сез җиңдегез? - Чагыштырып карасак, галим хатын-кызга хас булган эш төрләренең күбесе миндә бар дип уйлыйм. Мәсәлән, галим – кем ул? Беренчедән, лекция укучы. Мин студентларга лекцияләр укыйм. Икенчедән, мәкаләләр язучы. Мин актив рәвештә мәкаләләр язам. Өченчедән, конференцияләрдә чыгыш ясаучы. Мин дә һәрдаим конференцияләрдә катнашам. Дүртенчедән, галимнең шәкертләре булырга тиеш. Аллага шөкер, минем аспирантларым, магистрларым бар, диссертация яклаган алты кандидатым бар. Бишенчедән, галим иҗтимагый эш башкарырга тиеш. Әйтик, мин диссертация советы рәисе. Менә шулай, җиңүгә китергән уңышлар барысы да бергә берләшкән дип уйлыйм. Әлбәттә, минем дәрәҗәдә эшләгән хатын-кызлар югары уку йортларында бихисап, бер мин генә дип әйтмәс идем. Әмма быел бу шатлык миңа елмайды. Киләсе елда башка коллегама елмаер. Мин башкалардан аерылып торам, мин башкалардан өстенрәк, дип һич тә әйтәсем килми. Мин дә башкалар кебек үк, әмма быел минем “бәхетем”. - Көндəшлəрегез көчле идеме? - "Галим хатын-кыз" номинациясенә ничә кеше гариза тапшырганын, ничәсе үткәнен мин белмәдем. Шуңа күрә конкуренция турында мәгълүм түгел. - “Ел хатын-кызы” номинациясенə кемнəр лаек булырга тиеш дип саныйсыз? - Минемчә, университетта эшләгән һәрбер галимә бу исемгә лаек! Аларның һәрбересе – “Ел хатын-кызы”, безнең укыту эшебез дә, фәнни эшебез дә – барысы бергә үрелеп алып барыла. - Конкурска җиңəм дип бардыгызмы? - Әлбәттә, бу конкурста катнашачагымны беркемгә дә әйтмәдем. Бары тик иң якын кешеләрем генә белде. Хәтта Республика тантанасына барганда да беркемгә әйтмәдем. Җиңеп кайткач, горурлану хисе була инде ул. Әмма ләкин бу горурлану, бу шатлык хисе тагын бер тапкыр җаваплылыкны арттыра. Әгәр дә син “Ел галим хатын-кызы” булгансың икән, димәк, “син киләсе елда тагын да яхшырак эшләргә тиеш” дигән җаваплылыкны арттыра. Бары тик шатлык хисе һәм горурлану хисе – болар миндə икесе бергә параллель бара.
Зилә Мөбәрәкшина, Татар-информ
Фото: Расих Фасхутдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев