Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарда яңа җыр. Озаккамы?

Июль ае челлә вакытына хас булмаган яңгырлары белән килсә дә, ул татар эстрадасында истә кала торган җырлары белән кыздырды.

Июль ае челлә вакытына хас булмаган яңгырлары белән килсә дә, ул татар эстрадасында истә кала торган җырлары белән кыздырды. Еллар дәвамында сәхнә тоткан «йолдызлар»дан чыкмады бу яңалык. «ВКонтакте» социаль челтәрендә 1 июль көнне Лэйна исемле җырчы «Малай на белом Барсе» дип аталган җырын битенә элде һәм шуның белән фурор ясады. Бу яңалыктан соң бер генә сорау туа: яшь кызның әлеге иҗат уңышы озаккамы, әллә инде ул вакытлы тамаша гына булырмы?

«Малай на белом Барсе» Татарстанның барлык казанышларын, символларын һәм татар милләтенә, авыл көнкүрешенә хас булган стереотипларны искә ала. Өчпочмак, Кабан күле, Яр Чаллы, Баулы, Мамадыш, Кукмара, Шәмәрдән, «КамАЗ» – берсе дә игътибарсыз калмый. Чәк-чәк белән Сабантуй турында әйтәсе дә юк. Җыр сүзләренең гадилеге, хәтта ки мәгънәсезлеге шом калдырды, кайберәүләрдә күңелсез тәэсир ясады. «Мәгънәсез сүзләр җыелмасы» дигән комментарийлар да юк түгел. Клип каеннар, Кол Шәриф мәчете, Кабан күле буе, Кремль урамы, Казан вокзалы, авыл табигате фонында төшерелгән. «Малай на белом Барсе» публика арасында төрле фикерләр уятты: яхшысын да, начарын да. Кемдер Лэйнаның вокалист буларак осталыгын мактаса, җырны ошатып, авторга яңа казанышлар теләсә, кайберәүләр җырны «туфта» дип атап, тавышына тонна автотюн кушканнар дип гаепләде. Социаль челтәрдә фикер калдыручылар арасындагы рәхимсез сугышның беткәне юк инде аның. Шуңа аларның фикеренә тулысынча ышанып бетәргә ярамый. Нәрсә-нәрсә, ә Лэйнаның матбугат хезмәткәрләре, продюсерлары үз вазифаларын бик яхшы һәм профессиональ рәвештә алып барды. Татарстанның гаммәви мәгълүмат чараларына җибәрелгән җыр пресс-релизында клип бер көн эчендә миллионнан артык карау, меңләгән лайклар, репостлар һәм комментарийлар җыйган дип язылган иде. Әмма асылында караулар «накрутка»сы, лайклар һәм репостлар тәңгәл булмавы күренде. Бүгенге көндә анда 1,5 миллион карау, якынча 9 мең лайк һәм 208 гә якын комментарий бар. 

«Малай на белом Барсе» берничә ел элек чыга башлаган һәм бүгенге көндә дә иҗат ителгән татар сүзләре кушылган җырлар рәтенә керә. Иң беренчеләрдән булып әлеге «тренд»ны Ира Смелая  (тәхәллүсе TATARKA) 2017 нче елны «Алтын» исемле җыры белән башлап җибәргән иде. Үзенең оригиналь карашы, заманча көе белән яшьләр аудиториясендә популярлык алды. Күптән түгел, төгәлрәге 28 нче июнь көнне, ул үзенең яңа «AU» җырын «Ютуб» видеоплатформасына элде. Аның 4 миллионга якын карау, шуңа тәңгәл килгән 309 мең лайк һәм 21 мең комментарий. Яр Чаллыда формалашкан АИГЕЛ төркеме дә «Татарин» исемле җырына татар сүзләре кушып, яңа алымнар куллана башлады.    

Татар эстрадасында яшьләр өчен иҗат иткән артистлар юк дип әйтү бик зур хата булыр иде. Ел саен бик күпләп яңа җырлар язучы Фәрит Низамиев, иң зур ареналарны да шыплап тутыручы Элвин Грей һәм Альберт Нурминский, күпләрнең яраткан жырчысы Лилия Хәйруллина, Хаким. 

Рус җырларына татар сүзләрен кушу яисә инглиз теленнән кергән сүзтезмәләрне татар җырларына кертеп җибәрү  – бүгенге көндә йолдызлар арасында таралган күренеш. Яшьләр өчен гадәти булса, өлкән буын бу хәлне кабул итә алмый. «Татар моңы юк бу җырларда» дигән гаепләү сүзләре еш ишетелә. Әмма татар егет-кызлары яңа җырлар, аларның күңеленә якын рус һәм инглиз телендәге җырлардан ким булмаган иҗат сорый. Белгәнебезчә, ихтыяҗ тәкъдим тудыра. Бу юлы да шундый хәл булды. Лэйнаның җыры татар моңы кануннарына туры килмичә, сәнгать хәзинәсе булып калмаса да, ул үзенең тыңлаучысының ихтыяҗын канәгатьләндерде. Яңалык башта һәрвакыт гаепләүләргә, аңламауга дучар булучан. Аның хәтердә калуын вакыт кына күрсәтәчәк. 

 

 

https://youtu.be/pVlfWbDyhm8

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев