Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарда һәйкәл куярлык кешеләр бик күп" - Кадим Нуруллин (әңгәмә)

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә сезон саен ниндидер яңалык. Яшь, төрле идеяларга бай  директор Кадим Нуруллин үзе дә тик тормый, хезмәткәрләрне дә активлыкка этәрә. Моның өчен шартлар да тудыра. Филармония директоры Кадим әфәнде “Интертат” хәбәрчесе белән киләчәкккә булган планнары белән бүлеште.
-Сез җитәкләгән мәдәният учреждениесе һәрвакыт ниндидер яңа проектларны тормышка ашыра. Әле сез филармония тирәсендә танылган шәхесләргә атап, агачлар утыртасыз, әле ачык һавада  хәйрия концертлары үткәрәсез. Кадим әфәнде, тамашачыларны биредә тагын нинди үзгәрешләр, нинди яңалыклар көтә?  - Казанда Универсиада уздыру юллар салуга, су юлларын карау, аэропортны төзекләндерүгә китерде. Филармониянең хәзерге урында нигезләнүе дә безгә аерым таләпләр куйды. Совет чорында парклар, скверлар көндәлек тормышта бик кирәкле урыннар була, һәр мәдәният учагы аларны да күздә тотып проектлана. Авылдан шәһәргә күченеп килгәннәр өчен ул бик мөһим дә булмагандыр, авылда бит кая барсаң - агач, кая карасаң шунда - парк...  Ә шәһәрләрдә, әлбәттә, театр, филармония, парклар, скверлар, һәйкәлләр булу шарт. Бу парк — 80 еллык тарихы булган филармония өчен бик саллы, матур урын, шәһәрнең бриллиант  кебек байлыгы. Филармониягә керү юлын парк ягыннан ачу турындагы фикеребез күптән җитлеккән инде. Бу хакта без республика җитәкчелегенә дә  җиткердек. Алай эшләгәндә тамашачыларның машиналарын кую мәсьәләсе дә хәл ителә. Метрога да якынаябыз. Өченчедән, ул юл –  мәдәният йортына керә торган,  тирәсенә мәшһүр шәхесләрнең һәйкәлләре куелган,   матур, купшы юл булачак. Интервью с директором филармонии Кадыймом Нуруллином Филармониянең фольклор ансамбле бик еш районнарга, авылларга гастрольләргә йөри. Көнгә алар 3 концерт куя. Шуның 2 се — балаларга, кичен исә олылар өчен. Филармониянең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов балаларга Салих Сәйдәшев кем ул, дип сорау бирә, башка данлыклы исемнәр атый. Тик татар балалары арасында да аның кем икәне күп очракта белмиләр. Бу - бик аяныч хәл. Безнең парк мәшһүрләрне һәйкәлләр аша таныту юнәлешендә дә зур файда китерер иде.  Ел әйләнәсендә безгә 200-250 меңләп кеше килә. Филармониядән ерак түгел Спартак урамы бар. Әлеге урамга Әлфия апа Авзалова исеме бирелсә ничек әйбәт булыр иде.  Бездән ерак булмаган урамнарның берсенә Илһам ага  Шакиров исеме бирсәләр дә  бу - зур эш булыр дип саныйм. Филармонияне уратып алган урамнарның күбесе иҗатчылар исемен йөртә – Ф. Шаляпин, В. Качалов,  М. Сәлимҗанов, Т. Миңнуллин, Һ. Такташ, А.Островский. Керү зонасы парк ягыннан булса – анда аерым мәйданнар барлыкка киләчәк, күргәзмәлә залы да оештырып булыр иде. Музей архивларында ятучы экспонатлар  тамашага килгән кешеләр хозурына чыкса — начармыни. Безнең концертларга еш кына дин тотучылар килә. Алар өчен аерым гыйбадәт кылу бүлмәсе булдырыр идек. Без намаз укучыларга шартларны инде тудырдык, ләкин аларны тагы да яхшырту теләге бар. Ә инде мин күптәннән хыяллана торган  аерым, 2000 тамашачы сыйдырышлы  зур концерт залы төзелсә – классик музыка концертлары  өчен, музыкаль спектакльләр өчен аерым заллар  булыр иде. Татар филармониясе тулы хокуклы югары дәрәҗәле  концерт оешмасы дип аталыр иде. - Филармония тирәсендәге паркка әйләнеп кайтсак, аны яңарту, агачлар утырту идеясе ничек туды? - Филармония бинасы  1954 елда төзелгән. Парктагы агачларның да яше  алты дистә чамасы. Алар картая башлады. Берничә ел элек, көчле давылда  агачларның күбесе сынды да. Агач ул, шәһәрнең  сулышы гына түгел,  тере һәйкәл дә. Беренче агачны паркка 2015 елның көзендә Илһам Шакиров утыртты. Әлфия апа Авзалова белән бер үк көнне ике агач утырттылар алар. Интервью с директором филармонии Кадыймом Нуруллином Габдулла Тукайның 130 еллыгына атап 2016 елның апрелендә тагын бер чыршы утырттык. Интервью с директором филармонии Кадыймом Нуруллином 2016 елның көзендә Флюра апа Сөләйманова белән Эмиль ага Җәләлетдиновлар агачтарафыннан исемле чыршылар утыртылды. Быел яз  күренекле дирижер Натан Рахлин һәм композитор Җәүдәт Фәйзигә аталган агачлар утыртылды. Хәзер паркта филармония утырткан җиде чыршы бар. Агач утыртуны модага кертү, гадәткә әйләндерү начар түгел бит.  Бу чараларга мәктәп балаларын да чакырабыз, Тукай агачы төбенә без киләчәккә хатлар белән капсула да салып калдырдык. Балалар да, өлкәннәр дә капсулага үзләренең теләкләре салынган хатларын салдылар. -Филармониягә керә торган җиргә һәйкәлләр урнаштырырга телибез, дидегез. Сез аларны ничегрәк күз алдына китерәсез? Ниндиерәк формада булырга тиеш дип саныйсыз?  - Бәлки бер  ансамбль булып һәйкәлләр комплексы булыр ул, бәлки сынчыларның башка фикерләре булыр. Бу эшне  архитекторлар, профессионаллар хәл итсә дөрес булыр. Татарда һәйкәл куярлык кешеләр бик күп, тик аларны дөрес итеп куярга гына кирәк. Мисал өчен, Муса Җәлил һәйкәле Кремль янында урнаштырылган. Ә аның исемендәге опера һәм балет театры Ирек мәйданында. Театр янында Тукай белән Пушкинга һәйкәл тора. Салих Сәйдәшевның һәйкәле университет каршына урнаштырылган, ә композитор исемендәге концертлар залы — бетенләй башка җирдә. -Паркны тәртиптә тотуны сез тулысынча филармония өстенә алырга телисезме?  - Кышын аның карын көрәргә, сукмагына комын сибәргә, җәен дә тәртиптә тотарга кирәк. Без ул кадәр эшне башкара алмыйбыз, билгеле.Аның өчен махсус оешма кирәк. Шулай  да, филармония паркы дип йөртелә икән, без аны яхшыртуда, камилләштерүдә, әлбәттә, катнашырга тиеш. Интервью с директором филармонии Кадыймом Нуруллином - Белүемчә, сез инде берничә ел ачык һавада концертлар үткәрәсез. Быел да  ул традицияне дәвам итәчәксезме?  - Әйе, быел да хәйрия концертлары үткәрәчәкбез. Аның беренчесе 20 июньдә, икенчесе исә 27 июньдә булачак. Концертларның Рамазан  аена туры килүе икеләтә дә саваплы эш дип саныйм. Без бу концертларны кешегә күрсәтер өчен дә, афиша өчен дә куймыйбыз. Йөрәк кушканга эшлибез.
Әңгәмәне Лилия Локманова үткәрде, Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев