Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарча-русча сүзлекләр, бергә тупланып, интернетка урнаштырылачак

Әлеге чыганактан һәр кеше бушлай куллану мөмкинлегенә ия. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге җитәкчесе Айнур Тимерханов хәбәр итте. “Әлеге проект “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” ТР дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Сүзлекне төзү 2014 елда башланган иде. Финанслау эзлекле барган очракта, 30 дан артык зур күләмле сүзлек электрон базага тупланачак. Хәзергә анда дистәләп сүзлек урнаштырылды. Анда яңа аңлатмалы сүзлек тә урын алыр дип көтелә”, - диде Айнур Тимерханов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев