Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарча өйрәнергә Telеgram мессенджеры төркеменә 1000 кеше кушылды

Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте башлап җибәргән Telеgram мессенджерында татар телен өйрәнү буенча махсус каналга 1000нән артык кеше кушылды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Исегезгә төшереп узабыз, смартфоннар өчен Telеgram хәбәрләшү системасында “Татарский для начинающих” дип исемләнгән махсус каналны 14 ноябрьдә матбугат очрашуында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдим иткән иде. Канал аша татар теле дәресләре башлап өйрәнүчеләр өчен бирелә, аны татар теле белгечләре тулыландыра. “Кесә ярдәмлеге” сүзлек запасын киңәйтергә, әзер фразалар ятларга, әйтелешне камилләштерергә, гади әңгәмәләрдә катнаша алырлык итеп татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Дәресләр көн саен төрле темаларга, тормыштан алынган хәлләргә бүленеп бирелә. Каналга @tatyaz адресы буенча язылып, дәресләр алырга мөмкин.  

“Татар-информ”

Автор: Мөршидә Кыямова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев