Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Айгөл Сингатуллина татарларның милли орнаментлы киемнәргә өстенлек бирә башлавы милләтнең өлгергәнлек билгесе дип саный

Ул моны Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнология тикшеренү бүлеге фәнни хезмәткәре Динә Гатина-Шәфыйкованың бу хәлне дөньяда этномотив тенденциянең популярлашуы белән бәйләп аңлатуына җавап итеп әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә белдерде. Исегезгә төшерәбез,  Динә Гатина-Шәфыйкова Казан Кремлендә Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда үткән “Акыл фабрикасы” лекториендә татарларда хәзер милли бизәкле бизәнү әйберләре күпләп ясала башлавын һәм аның таралуын дөньяда этномотив тенденциянең популярлаша баруы белән аңлаткан иде. Татарча casual проектының җитәкчесе Айгөл Сингатуллина бу фикер белән килешми һәм аны оригиналь идея дип саный.

“Бу иярү түгел, ә оригиналь идея иде”

2014 елда татар орнаментын кушып, көндәлек кием тегә башлаган Татарча casual проекты авторларының берсе Айгөл Сингатуллина әйтүенчә, ул вакытта бу юнәлештә беркем дә шөгыльләнмәгән. “Озакламый безне кабатлаучылар туды. Мин аларны кабатлаучылар дип атыйм, чөнки алар ниндидер оригиналь мәктәп өчен форма яисә стюардессаларга һөнәри кием тегү кебек юнәлештә түгел, ә безнең кебек көндәлек кием ясауны сайлады”, - диде ул. Иң элек ул хәзер ательеларда XIX гасыр башы модасына охшатып тегелгән киемнәрнең яшьләр күңеленә ятмавына игътибар иткән. “Андый киемнәрне көндәлектә чынлап та кимиләр. Без кешеләрнең көн дә нинди киемнәргә өстенлек биргәненә игътибар иттек һәм аларга татарча милли мотивлар бирергә кирәк дип таптык”, - диде Айгөл Сингатуллина. Татарча casual проектының җитәкчесе алар тудырган оригиналь идеяны дөньякүләм модага карап, кемгәдер охшатып эшләнелә дип әйтү дөрес түгел, дип саный. “Ул модага гына ияреп эшләнгән әйбер түгел. Бөтен халык та этномотив юнәлештә эшләнгән әйбер кия дип, татар халкына милли киемнәр киертү мөмкин түгел. Кешенең үз милләтенә карата ихтирам һәм кадерләү хисләре булырга тиеш. Мондый киемнәр базар бәяләреннән түбән түгел, бәлки артыграктыр да, чөнки ул чамалы күләмдә эшләнә. Шуңа күрә монда милли үзаң беренче урында тора. Татар кешесенә татар милли орнаментлары якын һәм ул гел шулай булган”, - диде Айгөл Сингатуллина. “Татарларның милли орнаментлы киемнәргә игътибар итә башлавының башка сәбәпләре дә бар” "Татар-информ" әңгәмәдәше милли орнаментлы киемне сатып алу аның сыйфатына да бәйле дип саный. Әгәр кием милли орнаментта эшләнеп тә, аның тукымасы, ясау дәрәҗәсе түбән булса, аны беркем дә кимәячәк, ди проект җитәкчесе. Милли кием – ул бренд булганын да онытмаска кирәк, ди Айгөл Сингатуллина. “Милли киемдә креативлык бар һәм эшнең 50 проценты кул эше булып санала. Күптән түгел долларның хәле Россиядә авырлашуга бәйле рәвештә чит илдә тегелгән брендлы киемнәрнең бәяләре безнең гади дизайнерлар җитештергән әйберләрнеке белән тигезләште. Шул бәядән, әмма чамаы күләмдә табигый материалдан без теккән киемнәргә өстенлек бирелә башлады. Бу тигезләшү кешене күбрәк бәягә түгел, ә концепциягә карый башларга этәрде”, - диде Айгөл Сингатуллина. Айгөл Сингатуллина этномотив тенденцияләрне беркайчан да бетмәде һәм бетмәячәк дип саный. “Үзаңы булган татарлар кешегә иярә дигән сүз була алмый. Бу үзебезнең өлгергәнлек дигән сүз. Димәк, безнең үзебезнең дизайнерлар яңа технологияләрне үзләштерә алган”, - диде ул.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев