Аның сәяси эшчәнлеге күпләргә үрнәк булырлык: Татарстанны суверен дәүләт итеп тануда күкрәк кагып көрәшүче, һәрберебезнең кесәсендә йөри торган паспортның татарча өстәлмәсен булдыручы, Татарстан егетләрен Чечняга җибәрмәү өчен теше-тырнагы белән каршы торучы... Ул өлеш керткән эшләрне бик озак санарга булыр иде. 80 яшен август аенда ук тутырса да, кичәне шушы көннәрдә уздырырга булганнар. Бу датага кадәр аның “Азатлык һәм тигез хокук өчен” дигән китабы табадан төшүен көткәннәр. Әлеге китапта сәясәтченең төрле елларда, төрле урыннарда ясаган чыгышлары тупланган. – Фәндәс агага башта тәкъдим итеп, аннан үгетләп шул материалларны сорадык. Артык тыйнак бит ул. Соңыннан хәтта барлык мәгълүматларны җыеп китерергә бер ай вакыт биреп, “ультиматум” куйдык, – ди Разил Вәлиев. Тәкъдир ителгән яңа китапта язылганнар берсе дә уйдырма түгел, аларда чынбарлык, тормыштан аерылгысыз хакыйкать. Аны халыкның җан авазы, таләбе, тарихи сәхифәсе дип кабул итәргә кирәк. Бәйрәме белән юбилярны котларга Татарстан Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килде. – Үткән тормышыбыз, Фәндәс Шакир улының кылган хезмәтләре, уңышлары, бүген залда утыруы да – үзе бер тарих. Бирегә аның якыннары, фикерләре белән уртаклашучы милләттәшләр җыелган. Бүген иртән мин аның китабын кулыма алдым. “Тагын мине тәнкыйтьләдеме икән?” дип карадым. Өстән караганда гына күрмәдем. Иркенләп укырмын әле... Ничек кенә бәхәсләшсәк тә, каршылыклы фикерләргә килсәк тә, без һаман бергә. Ул узган тормыш юлы бик мәгънәле: курсант, Совет армиясе офицеры, Югары совет депутаты, Дәүләт Думасы депутаты... Иҗтимагый актив шәхес булып әле дә эшчәнлеген дәвам итә. Ул бернигә дә битараф кеше түгел. Фәндәс Сафиуллиннан башка болгавыр 90 нчы еллардагы фундаменталь үзгәрешләрне күз алдына китерүе кыен. Советлар союзы таралгач, Россия кая барасын белмичә дүрт юл чатында калды. Без дә кыйблабызны кая борырга аптырыйбыз. Шул чакта Фәндәс Сафиуллин һәм аның чордашлары үз юлыбызны табарга ярдәм итте. Татарстанның 25 еллык яңа тарихында Фәндәс Сафиуллин кебек кыю егетләргә таянып эшләдек. Мин аңа шәхсән рәхмәтле. Татарча бер авыз сүз белми торган егеттән ул чын татар ясады. Фәндәс абый бүген дә актив, тиктормас. Ул әле дә дачасына сукмак салу белән мәшгуль. Сезгә Рәзинә апа белән тигез тормыш, сәламәтлек, яңа уңышлар телибез. Бүгенге китабыгыз соңгысы булмасын, дәвамнарын күрергә язсын! – диде үзенең чыгышында.
Фәрит Мөхәммәтшин юбилярга илбашы имзалаган “Фидакарь хезмәт өчен” медален дә такты. Азнакай районы башлыгы урынбасары котлавыннан соң Фәндәс ага үзе дә сүз алды. – Азнакай – минем туып-үскән, шәхес булып өлгергән җирем. Әле хәзер дә мин Актүбәгә кайтам, Казанга киләм дип сөйләшәм. Әле минем һаман каным-тамырым, җаным шунда. Депутат булып Казаннан сайлансам да, мин үземне Азнакайныкы итеп хис иттем. Суверенитет игълан ителгәннән соң ук, район үзенең урамнарына халкыбызның борынгы исемнәрен бирә башлады. “Сөембикә” урамы бар Азнакайда. Казанда ул юк, – диде Фәндәс Сафиуллин. Кичәдә юбиляр тарафына бик күп җылы сүзләр, ихлас теләкләр әйтелде. Бәйрәм “Казан нуры” оркестры, эстрада җырчылары чыгышы белән үрелеп барды. – Моның кадәр бәхетле көнемне дә күрер чаклар бар икән, – диде Фәндәс ага, бәйрәм ахырында. – Килер шундый заман, җирдә бер кеше дә, тереклек тә калмас. Көннәрдән бер көнне соңгы микроб та үләр. Аңа кадәр әле безнең күп гасырлар яшисе бар. Идеалга барып җитеп булмый, әмма аңа омтыласың икән, бердәм буласың. Дөнья беткәндә дә, җирдә ике генә кеше исән калганда да, аның берсе татар булуын телим, – диде милли җанлы юбиляр.
Чыганак: http://intertat.ru
Нет комментариев