Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарча беләсез икән, Урта Азиядә яшәгән вакытта сезгә тылмач кирәкмәячәк" - Турхан Дилмач

Төркия Республикасының Татарстандагы баш консулы Турхан Дилмач Төркиянең "ТРТ" каналына “Төрек белән татар арасында” дигән тапшыруга биргән әңгәмәсендә Казандагы эшчәнлеге турында сөйләгән һәм татар теле турындагы фикерләре белән уртаклашкан.

Баш консулдан Татарстанга килгәнче нинди юллар узуы, кайда белем алуы һәм нинди вазифалар башкаруы белән кызыксынганнар.

“Безнең һөнәребез шулай, әйтик, сез бүген Мексикада эшләсәгез, иртәгә сезнең эшегез Кытайда булырга мөмкин. Шуны әйтәсем килә: мин Татарстанда, Казанда эшләвемә шатмын һәм бик канәгатьмен. Мин Истанбул университетында укыдым, анда Бахчешеһир дигән университет бар. Ул Төркиянең иң яхшы уку йорты санала. Анда халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә укыдым. Аннары Анкарага кайттым, чөнки минем гаиләм шунда яши. Аннары Анкара университетында магистратура тәмамладым, 2000 елда Тышкы эшләр министрлыгында эшли башладым. 2003 елда мине Кыргызстанның Бишкәк шәһәренә җибәрделәр, анда ике ел эшләдем. Аннары безнең күрше илләрнең берсе Грециядә өч ел эшләдем. Соңрак Анкарага кайттым, аннары Мәскәүгә килдем. Андагы безнең илчелектә дүрт ел Беренче сәркатип һәм киңәшче булып эшләдем. Ә 2014 елның ахырында Казанга Төркиянең Татарстандагы баш консулы вазифасына билгеләндем”, - дип, биографиясе белән таныштырган Турхан Дилмач.

"TRT" журналистлары Турхан әфәнденең бик яхшы татарча сөйләшүен искә алып, татарча өйрәнү теләге ничек тууы белән кызыксынганнар.

“Беренчедән шуны әйтергә кирәк, минем татарчам камил түгел. Татар теле бик бай тел. Мин үземне әлеге телнең укучысы, студенты саныйм. Шуңа да мин татарча белергә, өйрәнергә, аңларга, сөйләшергә тырышам. Габдулла Тукай, Дәрдмәнд, Садри Максудиларның телен мин беләм дип әйтсәм, дөрес булмас. Мин үзем элек эшләгән илләрдә дә дәүләт телләрен өйрәнергә тырыштым. Мәскәүдә эшләгән вакытта Казанга билгеләнәчегемне белгәч, татарчаны өйрәнә башладым. Дүрт ай дәресләргә йөрдем. Казанга килгәндә татарча аңлый һәм сөйләшә идем. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, хәзерге Президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашкан вакытта мин татарча сөйләштем. Әңгәмә бик кызыклы узды.

Шуны әйтәсем килә: татарча һәм төрекчәне өйрәнү авыр түгел. Безнең телләрнең нигезе бер. Мин татар теленең бай тел булуын үзем дә күрдем. Мин беренче тапкыр Президент белән очрашкан вакытта да: “Татарга тылмач кирәкми”, – дигән идем. Минем фамилиям – Дилмач. Аның мәгънәсе тылмач, ягъни тәрҗемәче дигәнне аңлата. Мин Кыргызстанда яшәгәндә күрдем: татарча беләсез икән, Урта Азиядә яшәгән вакытта сезгә тылмач кирәкмәячәк.

Мин үзем төрекчә, кыргызча, русча, татарча, инглизчә беләм. Ә иң җиңел өйрәнгән тел ул татар теле булды” , – дип белдергән Турхан Дилмач.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев